Татарстанда ташламалы ипотека программасы буенча торак алучылар арткан

2020 елның I кварталында Татарстан Идел буе федераль округында торак төзелеше күләме буенча беренче урында булган.

Бу хакта брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

— Татарстанда ташламалы ипотека программасы гамәлгә кергәннән алып 6 процентлы ставка буенча 474 кредит бирелгән. Аларның гомуми суммасы 1 млрд сумнан артык. Соңгы атнада гына да 160 кредит бирелгән, — диде ул. — Хәзерге вакытта Татарстанда 78 төзүче 2 млн кв. метрга якын мәйданда 205 күпфатирлы йорт төзи. Шуларның 44 проценты — эскроу-счетлар белән яңа схема буенча эшли. Калганнары иске схема буенча эшләвен дәвам итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү