Юрист Илнур Галиуллин: «Никах килешүен басым ясап имзалату тыела»

Россиядә никах килешүе төзеп гаилә коручылар саны арткан. Федераль нотариаль палата мәгълүматларына караганда, узган ел Россиядә барлыгы шундый 113 мең килешү төзелгән. Аннан алдагы елда исә 100 мең чамасы булган. Килешү төзеп өйләнешүләр иң күп теркәлгән төбәкләр бишлегенә Татарстан да кергән. Никах килешүе турындагы төп сорауларга юрист Илнур Галиуллин җавап бирде.

:: Никах килешүе нидән гыйбарәт?

Никах килешүе – ир белән хатын яки булачак ир белән хатын арасында никахка кадәр тупланган мал белән гаилә коргач табылган мөлкәтнең киләчәктә ничек бүленәчәген күздә тотып төзелгән килешү.

:: Никах килешүе – модага иярүме? Әллә инде гаилә тормышындагы көтелмәгән борылышларга алдан аяк киенүме?

Никах килешүе төзүне модага иярү дип атамас идем. Безнең илдә аңа карата, киресенчә, күбрәк тискәре мөнәсәбәт хөкем сөрә. Ул бер-береңә ышанмау буларак кабул ителә. Чынлыкта исә никах килешүенең төп максаты – гаилә булып яшәгәндә яки аерылышкан очракта гаилә-милек мөнәсәбәтләрен үзенә күрә «иминиятләштерү»дән гыйбарәт.

:: Килешүне кайчан төзергә?

Гаилә корганчы төзеп куйсаң яхшырак, билгеле. Кешенең өйләнешкәнче үк үз көче белән тапкан милке, бизнесы булырга мөмкин. Гаилә коргач, бу мөлкәт тагын да артачак. Шуңа күрә аларның язмышын гаилә корганчы ук хәл итеп кую зарур.

:: Нинди очракларда никах килешүе төзү яхшырак?

Төзелеп килүче йорттан фатир алганда, никахка кадәр башланган бизнес булганда, ир белән хатын һәркайсы үз акчасын аерым тотканда, милек ир яки хатын акчасына гына сатып алынган очракта никах килешүе төзелсә яхшы.

:: Никах килешүе ничек төзелә?

Никах килешүе төзү өчен, иң элек юрист яки нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Килешү нотариуста расланырга тиеш. Бу мәҗбүри. Аннан башка никах килешүе юридик яктан үз көченә кермәячәк. Никах килешүе өчен кулда түбәндәге документлар булырга тиеш:

 ир һәм хатынның шәхесен таныклаучы документ (паспорт, хәрбиләрнең шәхес таныклыгы һ.б.);

 никах килешүе гаилә коргач төзелгән очракта өйләнешү турындагы таныклык;

 милеккә хокукларны раслаучы документлар (килешүләр, кадастр һәм техник паспорты, ЕГРНнан өземтә);

 транспорт чарасы документлары (сату-алу килешүе, транспорт чарасы паспорты);

 кредит (ипотека, кулланучы, автокредит) алганда төзелгән килешү;

 баланың туу турындагы таныклыгы;

 алимент килешүе яки балага алимент түләттерү турындагы суд карары язуы;

 ир белән хатынның керемнәре турындагы белешмә.

:: Никах килешүенә нинди шартлар кертелергә, кайсылары кертелмәскә тиеш?

Никах килешүенә фатир, йорт, җир участогы, машина, исәп-хисап счетындагы акчаны, бурыч һәм кредитларны бүлешү турындагы шарт кертелергә мөмкин. Дөрес, исемлек әле моның белән генә тәмамланмый. Аны шактый дәвам иттерергә була. Никах килешүенә кертелә алмаган шартларга килгәндә, анда аерылышкан очракта баланың кем белән калачагы, ир яки хатыннан хыянәте өчен акчалата компенсация түләттерү, аерылышкач яңа гаилә коруны тыю ише шартлар кертелә алмый.

:: Никах килешүе кайчан үз көченә керә? Аны яңартып торырга кирәкме?

Никах килешүе билгеле бер вакытка яисә төгәл вакыты күрсәтелмичә генә дә төзелә ала. Ул ир белән хатынның үзара килешүе буенча теләсә кайсы вакытта үзгәртелергә яки гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Никах килешүеннән бер яклы гына баш тартып булмый.

:: Никах килешүе кайчан гамәлдән чыгарыла?

Килешүдәге һәр пункт законга нигезләнергә тиеш. Ул ир белән хатынның милеккә бәйле булмаган ниндидер шәхси мөнәсәбәтләрен җайга салырга тиеш түгел. Нотариус тарафыннан расланган булуы да шарт. Никах килешүе төзегән һәр ике як та үз гамәлләре өчен җавап бирә алучы, эшкә сәләтле булырга тиеш. Бу килешүнең ир белән хатын тарафыннан ихтыяри рәвештә төзелүе зарур. Никах килешүен басым ясап имзалату тыела. Алда телгә алынган шартларның берсе генә булса да үтәлмәгән очракта, никах килешүе яраксыз дип табыла, гамәлдән чыгарыла.

Рөстәм хәзрәт Зиннуров,

«Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы:

Ислам динендә никах килешүе төзеп өйләнешүне катгый рәвештә тыю юк. Әмма бу – безнең дин өчен ят гадәт. Ни өчен дигәндә, исламда ир кеше тапкан мал аның малы санала. Хатын-кыз аңа дәгъва итеп, бу малны иреннән ала алмый. Шул ук вакытта ир кеше гаилә корганда гаиләне ризык, кием, тора торган урын белән тәэмин итәргә дә тиеш. Ислам дөньясында гаилә тормышының тәртибе шулай. Ир кеше – табучы, тәэмин итүче. Ләкин хатын-кыз бөтенләй хаксыз калмасын, яисә ире вафат булган, аерылышкан очракта бернәрсәсез калмасын өчен, динебездә «мәһәр» дигән төшенчә каралган. Өйләнешкәндә кыз балага булачак тормыш иптәше тарафыннан бирелә торган бүләк бу. Ул билгеле бер күләмдә була.

Никах килешүе

Өстенлекләре

аны никахка кадәр дә, гаилә коргач та төзергә мөмкин;

никах килешүе милекнең мөнәсәбәтләрнең төрле чорындагы (никах теркәлгәнче, теркәлгәч, гаилә таркалгач) язмышын хәл итәргә мөмкинлек бирә;

бүләк ителгән әйберләрнең кемнеке булырга тиешлеген билгели ала;

ир белән хатын аерылышканда төзелсә, милек бүлгәндә бәхәсләр чыкмый;

никах килешүе бурыч һәм кредитлар мәсьәләсендә дә ачыклык кертә.

Кимчелекләре

нотариус хезмәте өчен чыгымнар тотыла;

матди байлыкны гаилә корганчы ук бүлешеп куюны күпләр мәкерлелек билгесе буларак кабул итә;

закондагы үзгәрешләр никах килешүендәге шартларга йогынты ясый ала;

ике төрле аңлауга урын калмасын өчен, никах килешүендәге һәр пункт төгәл билгеләнгән булырга тиеш.

 

Динә Гыйләҗиева


Фикер өстәү