Казан кинематографчыларны җыячак: 1 миллион сум кемнәргә тәтер?

Казан икенче мәртәбә “Кино за 7 дней” Халыкара проекты катнашучыларын кунак итәргә әзерләнә. Катнашучыларның эшләре инде карала башлаган, тик кинемотографчыларның очрашу вакыты гына әлегә билгеле түгел.

2 июньдә “Кино за 7 дней” проекты оештыручылары һәм Татарстанның мәдәният минситры Ирада Әюпова катнашында онлайнматбугат очрашуы узды. Очрашуда быел да төрле төбәкләрдән, илләрдән җибәрелгән сценарийлар конкурсы үткәреләчәге турында әйттеләр. Аның нәтиҗәсендә, иң кызыклы сценарийларны тәкъдим иткән ун иҗади команда Казанга килү һәм биредә кыска метражлы фильм төшерү мөмкинлегенә ия булачак.

Быелгы локацияләр исемлегендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кабан күле яр буе, «Семрук» декоратив кино авылы (Лаеш районы), Зөя утравы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, этнографик татар авылы (Яшел Үзән районы) бар.

Абруйлы жюри карары буенча өч фильм-җиңүче акчалата бүләккә ия булачак. Узган елгы кебек, беренче приз 500 мең, икенчесе – 300 мең һәм өченчесе – 200 меңне тәшкил итәчәк. Алга таба барлык эшләр дә Россия территориясендә һәм чит илләрдә тәкъдим ителү өчен тулы метражлы альманахка берләштереләчәк.

Оештыручылар фикеренчә, кыска метражлы фильмнар төбәк, мәдәни һәм күңел ачу өлкәләрен үстерүгә йогынты ясый, шулай ук туризм индустриясе өчен ышанычлы корал булып тора. Проектны уздыру урыны дип әлеге өлкәләрдә шактый алга киткән Татарстанны сайлаулары да юкка түгел, ди алар.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла һәм быел ул Казан дәүләт мәдәният институты катнашында узачак.

– Бүген урамнары бушап калса да, Казаныбыз туристларны бик ярата һәм тизрәк “Кино за 7 дней” проекты катнашучыларын “Татарстанга рәхим итегез” дип сәламлисе килә. Әлегә иң яхшы сценарийларны сайлап алу туры бара, дөньяда килеп чыккан хәлләр, бераз җиңеләя төшеп, халыкара кинемотография йолдызлары булырлык проектларны чынга ашырырга язсын. Әлегә төгәл вакытны әйтә алмасак та, сентябрь аенда очрашырбыз дип ышанабыз, – ди бу хакта Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. – Бу юлы төп партнер буларак Казан дәүләт мәдәният институты юкка гына сайланмады: әлеге проект кино өлкәсендәге профессионаллар гына түгел, ә профессионаллар һәм әлеге өлкәне сайлаган, әлегә тәҗрибә җыю юлында булганстудентлар арасындагы аралашу чараларын ныгыту өчен мәйданчык булырга тиеш.

– Безнең институт – кинемотография өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча Идел буе федераль округында төп үзәк. Без режиссерлар, продюссерлар, сценаристлар, аниматорлар, тавыш режиссерлары, операторлар әзерлибез. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар бүген Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алды. Әлеге проектның партнеры булуыбыз, чыннан да, юкка гына түгел, – дип сөйләде проект директоры, мәдәният институты вәкиле Алексей Барыкин.

Проектта катнашучыларга тема һәм жанр сайлаудачикләүләр юк. Бу хакта проектның халыкара мөнәсәбәтләр буенча җитәкчесе Том Палмен әйтте. Аның фикеренчә, хәзер гадәти булмаган сценарийязу, гомумән, иҗатка “чуму” өчен менә дигән вакыт. Сүз уңаеннан, Том Палмен сценарийларны сайлап алу конкурсының жюри әгъзасы да әле.

Әйткәнебезчә, “Кино за 7 дней” проекты Казанда икенче мәртәбә узачак. Проектның узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәсен исә Казанда узачак Халыкара Мөселман киносы фестивале кысаларында күреп булачак. Мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, иң яхшы кыска метражлы фильмнардан тупланган альманах әлеге фестивальнең бер проекты.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү