«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны республика Президенты вазифасына тәкъдим итәчәк

 

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге президиумы Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинны көзен республика җитәкчесе сайлауларында кандидат итеп тәкъдим итәчәк. Карар партиянең төбәк президиумы утырышында кабул ителде.

«Бүген „Бердәм Россия“ сәяси партиясе президент мандаты өчен көрәштә катнашу өчен ике кандидатура кертте. Алар — хәзерге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Башка сәяси көчләр дә үз кандидатларын тәкъдим итәр дип уйлыйм, әмма без эшкә сәләтле булуын күрсәткән кандидатларыбыз өчен агитациялибез», — диде «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов һәм Ленар Сафин кандидатуралары региональ партия конференциясендә каралачак һәм бу процедура «Бердәм Россия» партиясенең сайлау алды тавыш бирү ролен үтәячәк.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановның 2020 елның көзендә, бердәм тавыш бирү көнендә узачак республика җитәкчесе сайлауларында катнашуын хуплады.

«Татарстан төп күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында лидер булып тора. Бу чыннан да шулай, һәм болар барысы да сезнең республика башлыгы вазифасындагы эш нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә киләсе срокка республика җитәкчесе вазифасына сезне кандидат итеп тәкъдим итүне хуплыйм», — диде дәүләт башлыгы Рөстәм Миңнехановка онлайн-очрашуда.

 


Фикер өстәү