«Сайлауга бару кибеткә чыгуга караганда да куркынычсызрак булачак»

Киләчәк сайлаулар нинди шартларда үтәчәк?

Алда безне җаваплы вакыйгалар – сайлаулар көтә. 1 июльдә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия сайлаулары узачак. 13 сентябрьдә, илдәге эпидемиологик хәлгә карап, Татарстан Президентын сайлаячакбыз. Ләкин алар алдагыларыннан аерылып торачак, чөнки коронавирус таралу белән бәйле вазгыятьтә беренче урында халыкның куркынычсызлыгы тора.  Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышындагы сөйләшү вакытында моңа кат-кат басым ясалды.

Чарада комитет рәисе Альберт Хәбибуллин быел сентябрь аенда гамәлдәге Татарстан Президентының вәкаләтләре срогы чыгуын әйтте.

— Закон нигезендә, Татарстан дәүләт хакимияте органнарына сайлауга тавыш бирү көне булып сентябрьнең икенче якшәмбесе тора. Быел ул 13 нченә туры килә, — дип аңлатты ул.

Бу көнне республикада җирле үзидарә органнары депутатларын да сайлаячаклар.  Шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын да өстәмә сайлаулар планлаштырылган.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, Бөтенроссия сайлаулары көненә Роспотребнадзор белән берлектә сайлау комиссиясе өчен күрсәтмәләр эшләнгән. Бердәм тавыш бирү көне алдыннан комиссиянең барлык әгъзалары да Соvid-19 ка этаплап тест узачак. Сайлау көнне аларның барысына да саклану чаралары  — битлекләр, пирчәткәләр, санитайзерлар биреләчәк. Болардан тыш, барлык участокларда да сайлаучыларның температуралары тикшереләчәк һәм биналар көн дәвамында дезинфекцияләнәчәк.

Алай гына да түгел, сайлаучыларга үзләренә уңайлы ысулны сайлау мөмкинлеге дә бирелә. Мәсәлән, теләге булган кешеләр алдан тавыш бирә ала. Моны 25 июньнән 30 июньгә кадәр участокка килеп эшләргә була.

Икенче ысул – өйдә контактсыз яки өй яны территорияләрендә тавыш бирү. Мондый ысул белән 25 июньнән 1 июльгә кадәр сайларга мөмкин. Андрей Кондратьев аңлатуынча, өй янындагы территорияләрдә махсус урын билгеләнеләчәк.

— Бу очракта да бөтен шартларны үтәргә туры киләчәк. Моннан тыш, табигать шартларын да искә алырга кирәк булачак. Һава торышы начар булганда, мондый форманы кулланмаячакбыз, — диде ул.

Шунысына да басым ясады: бу бөтен кешегә дә мәҗбүри түгел һәм шулай ук һәр ишегалдында да булачак, дигән сүз түгел. Халыкка исә бу хактагы мәгълүматны махсус белдерү аша җиткерергә уйлыйлар.

Өчен ысул – “традицион тавыш бирү” исә, алда искәрткәнчә, 1 июльдә узачак. Бу көнне халык сайлау участогына барып тавыш бирә, яки “Мобиль сайлаучы” механизмыннан да файдалана ала. Соңгысы исә сайлау көнендә теркәлү урынында булмаган очракта уңайлы булачак. Моның өчен гаризаны күпфункцияле үзәкләр, территориаль сайлау комиссияләре һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша 5-21 июнь аралыгында тапшырырга кирәк булачак. Ә менә почта аша һәм дистанцион электрон тавыш бирү механизмы Татарстанда кулланылмаячак.

Барлык сайлаучыларга да битлек һәм пирчәткәләрдән тыш, бер тапкыр кулланыла торган ручка бирәчәкләр. Моннан тыш, участокта тавыш бирүчеләр саны сәгатенә 8-12 кешедән артмаска тиеш. Шулай ук сайлаучыларга бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгу мөмкинлеге булдырылачак. Шунысын да искәртергә кирәк, әлеге чаралар Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия сайлауларында кулланылачак. Президент сайлаулары буенча үзенчәлекләрне журналистларга бераздан җиткерергә вәгъдә иттеләр.

— Бу барыбыз өчен дә яңалык. Мин үземне имтихан тапшырган кебек хис итәм. Ләкин безнең өчен халыкның куркынычсызлыгы – беренче урында. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге моның өчен барысын да эшләячәк, — дип ышандырды Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. — Сайлауга бару кибеткә чыгуга караганда да куркынычсызрак булачак. 5 июньдә территориаль сайлау комиссиясе гаризалар кабул итә башлый. Инде бу көнне үк саклану чаралары тиешле дәрәҗәдә күреләчәк.

 

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 

 


Фикер өстәү