Сәясәт коктейлен ниләр болгата?

Яңа атна башы планета масштабында барлык проблемаларның бергә укмашып кискенләшүе белән аваз салды. АКШта көн тәртибен һаман да кара тәнле Джордж Флойдның үлеменә бәйле вакыйгалар билгели. Патологоанатомнар ирнең үлеме асфикция – буылу нәтиҗәсендә булган дигән рәсми аңлатма бирде. Фаҗига этәргеч биргән протест дулкыны илнең 75 зур шәһәренә җәелде.

Трамп, бункерда качып яткан килеш, халыкны законга буйсынырга чакыра. Аның тавышы әлегә утка ялкын өстәүдән бүтән берни дә бирми. Ак йорт янында Милли гвардия солдатларын төягән йөк машиналары пәйда булды. Протестка каршы иң уңышлы чараны Майами полициясе генә оештырды. Тәртип саклаучылар ризасызлык белдереп урамнарга чыгучылар алдында тезләнде. Аларның бу адымы гыйсъянчыларның йөрәген йомшартты: халык шулай ук тезләнде һәм елый башлады.

Гонконг протесты үзенең чишелешен тапмый. Пекин Гонконгта яшәүчеләрнең иреген чикләсә, Британия аларга үз гражданлыгын бирергә вәгъдә итте. Аңлашыла торгандыр инде: бу – ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртмый.

Белоруссиядә 9 августта булачак сайлауга әзерләнә­ләр. Хәл шулай ук киеренке. Оппозиция, Александр Лукашенкога альтернатив кандидатларны яклап, пикетлар оештыра, имзалар җыя. Хакимиятләр моңа кулга алулар белән җавап бирә. Белорус Навальные – блогер Сергей Тихановский кулга алынучылар арасында. Аның хатыны президентлыкка кандидат булып теркәлгән.

Коронавирус сәясәттә тирән итеп үз буразнасын сызудан туктамый әле. Соңгы көннәрдә аны әрмән премь­ер-министры Никол Пашиняннан да таптылар. Италия табиблары вирус үзенең дәһшәтле көчен югалта, көчсез­ләнә башлады дип раслый. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы моның белән килешми. Бөтендөнья масштабында БСОны вакцина һәм фармацевтика мафиясе тегермәненә су коючы буларак гаепләүчеләр саны арта.

Америка инвесторы Илон Маскның космик корабы Crew Dragonның халыкара космик станциягә экипаж алып баруы һәм уңышлы тоташуы соңгы көннәрнең зур мөһим яңалыгы буларак бәяләнде. Хосусый компания җитештергән корабта экипаж йөртү һәм йөк ташу Рос­сия­нең «Союз» корабы белән чагыштырганда ике тапкыр арзангарак төшә, диләр. Ун тапкыр дигән санны атаучылар да бар. Бу инде «Роскосмос»ның заказлардан мәхрүм булачагын хәбәр итә. Россия тагын бер өлкәдә күп акча югалта һәм америкалыларга оттыра.

Яңа технологияләр өлкәсендә Мәскәү өчен тагын бер күңелсез яңалык бар: Германиядә мотор ягулыгы һәм энергия чыганагы буларак водород куллануга күчәргә җыеналар. Рәсми хәбәрләр моңарчы «кара алтын» куган торбаларның водород белән тутырылачагын әйтә. Бу ерак киләчәк эше түгел, иртәгесе көн чынбарлыгы икән инде.

Әлегә нефть бәясе күтәрелә. Әмма Согуд Гарәбстаны, Россия яңадан да «кара алтын» чыгаруны киметү турында килешү төземәсә, тагын «кара алтын» җиһадын башларга вәгъдә итә.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү