Акчасы да, ярдәме дә көтелә, кредит алып «баючылар» алдан кисәтелә

Россиянең яңалыклар тасмасында социаль өлкә белән бәйле хәбәрләр өстенлек итә. Премьер-министр Михаил Мишустин Президент Владимир Путин өстәленә икътисадны торгызу планын кертеп салган, дигән мәгълүмат бар.

Моның өчен 7 триллион сум акча тотарга телиләр. Дөрес, планда әллә ни зур яңалыклар юк. Моңарчы күп тапкыр җырланган җыр кабатлана: бизнес алдындагы административ киртәләрне алып ташлау, цифрлы икътисад, инвестпроектларга акча бүлү, импортны алыштыру. Яңалык шунда: төбәкләргә һәм икътисад тармакларына бүленәчәк акча киметелгән. Социаль ярдәмгә 700 миллиард сум акча тотарга, кече һәм урта бизнеска булышу өчен акча күләмен 1,3 триллион сумга җиткерергә ниятлиләр. Хөкүмәт социаль ярдәмне адреслырак итү өчен тартыша. 2021 елга икътисад 2,5 процентлык темп белән үсә башларга, халыкның керемнәре артырга, эшсезлек 5 процентка кимергә тиеш. Безнең, билгеле, моннан да матуррак планнар күргән бар. Соңгысы һич югында өлешчә булса да тормышка ашсын иде инде.
Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая «Рек­лама турында»гы законга төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Кредит алырга кыстаганда, халыкны, әҗәт алгач, ыштансыз калу ихтималлыгы зур булу турында кисәтергә тиешләр, дип бара ул. Хәзерге законда да кайбер кисәтүләр бар икән инде. Әмма кешеләр кредит алуны җиңел баю ысулы дип кабул итә һәм алданалар. Яровая төзәтмәләре кертелгәч, кредитның тормышны агулау­чы әйбер икәнен аңлап алачаклар. Халык хәвеф барлыгын да белеп торырга тиеш.
«Бердәм Россия» Хезмәт кодексына өйдә торып эшләүчеләрне яклый торган төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Өйдә торып эшләгәндә, эш элекке күләмдә башкарылса, хезмәт хакы киметелергә тиеш түгел – төзәтмәләрнең төп яңалыгы шуннан гыйбарәт. Эш бирүче өйдәге эш урынын җиһазларга да бурычлы. Эш бирүчеләр теләсә кайсы сәгатьтә дистанцион эшләүчене борчый алмаячак­лар, төгәл эш сәгатьләре билгеләнәчәк. Өй­дә утырып эшләүчеләр саны соңгы берничә айда 8 тап­кыр арткан икән. Димәк, төзәтмәләр байтак кешенең хокукларын яклаячак. «Бердәм Россия»нең тәкъдимнәре ярты юлда калмый гадәттә. Шулай булгач, дистанцион эшләүчеләр җиңелрәк сулый башлар дип өметләник.
Михаил Мишустин волонтерлар, социаль хезмәткәрләр һәм пандемия вакытында ярдәмгә мохтаҗларга булышучы гади кешеләргә түләүләр турындагы карарга имзасын салды. Бу максат өчен 145 миллион сумнан артык акча бүленгән. Ярдәм күрсәтелгән һәр кеше өчен
12 мең сум акча түләнәчәк. Акчаны Пенсия фонды яисә «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша рәсмиләштереп булачак. Сүз инвалидларны, өлкән яшьтәге кешеләрне, ятимнәрне пандемия чорында вакытлыча үз өенә алып тәрбия­ләүчеләргә тиешле акча турында бара. 1 апрельдән 30 июньгә кадәр ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне үз өеңә алгансың икән, һәркайсы өчен шуның кадәр акчага хакың бар.

Рәшит Фәтхрахманов

Илдар Мөхәммтҗанов фотосы


Фикер өстәү