71 ел элек урман кискәндә кулсыз калган Риф Һадиев турында якыннары: «Сул кулы үзенеке, уңы – хатыны »

Риф абыйга да 90 тулган икән… Менә 71 ел инде бөтен авырлыкны үзенә алырга тиешле уң кул урынында бушлык. Буш җиң генә…

19 яшендә уң кулын кулбашыннан ук югалтып, мең дә бер тапкыр: «Ник үлмәдем икән?!» – дип өзгәләнсә дә, яшәр көч тапкан, сул кулы белән ат җигәргә, туарырга, бакча сукаларга, гадәти чалгы-көрәк белән печән чабарга, җир казырга… өйрәнгән, сау-сәламәтләр дә көнләшерлек гаилә тормышы алып барган Риф абый турында моннан унбиш еллап элек язган идем инде. Беркөн күрәм, районның рәсми сайтларының берсендә аңа 90 яшь тулу турындагы мәгълүмат басылды. Мин язганда ук 75е тулып үткән булган икән дип гаҗәпләндем. Әле ул чакта Риф абый ат-бакча эшләрен дә ташламаган,  абзар тутырып мал асраучы, бер урында утырып тора белми торган бик тә җиңел-җитез хәрәкәтле кеше иде. «Бер дә эше булмаса, ишегалдын, капка төбен көненә әллә ничәшәр себерә. Үз эшен кешедән эшләтергә яратмады. Төзелешнең дә  ялгыз эшләп булмастаен гына кеше чакырып эшләтте. Лапас-келәтләрне, чоланнарны берүзе эшләде, үзебезнең бәрәңгене казып бетерә дә кызларга булышырга китә», – дигән иде ул чакта гомер иткән карчыгы Рауза апа да (кызганыч, ун ел элек вафат булган икән).

Арча районының  Паник дигән кечкенә генә авылында туып үскән Рауза апа – Риф абыйның              19 яшендә югалтып, тормыш юлында тапкан уң кулы. Аның тормышын мәгънәле итүче, кирәк чакта уң кулын алыштыручы, сул кулына кулдаш булып барлык авыр эшләрдә дә таяныч булган кеше. Мәрхүм каенанасы да  кайткан саен, Раузаны кочаклап: «Без Рифне мондый тормышта яшәр димәгән идек, рәхмәт, Рауза», – дип, сөенеч яшьләре түккән.

…Яшьтәшләре белән  урман кисәргә киткән җирдән шулай гарипләнеп кайта Риф.  Шәмәрдән станциясендә вагонга утырганда чабатасы таеп китә. Кузгалып өлгергән поезд аны үзе белән эләктереп ала… Чәрдәкләнеп беткән кул, өзелеп төшәргә җиткән, агач яфрагы кебек селкенеп торучы колак, чигәгә таба ерылып, котсыз булып ачылган күз… – кара канга баткан аңсыз егетне әнә шундый хәлдә Шәмәрдән больницасына алып  китәләр. Аннан – Казан.  Яшәү чаткысы калмаган кулны төбеннән үк кисәргә туры килә. Шөкер, аякларына, күз һәм колагына зыян килмәгән була, аларны, тегеп, үз урынына «беркетәләр». Аңына килгән егетнең беренче уе «ник үлмәдем» була, чөнки моңа кадәр  җир җимертеп эшләп йөргән, йөрәге элеккечә үк ашкынып типкән егетнең мондый язмыш белән килешәсе килми. Һәр көне, сәгате менә шушындый уйлар эчендә ул ай ярым больница койкасында ауный. Һәм авылга кайтмаска дигән карарга килә. Бары бер елдан соң, анда да Питрәчтәге апасы Рәфисә көн-төн үгетләгәч кенә,  туган авылына – Килигә кайта. Әнисе Гыйлембану, энесе Илдус тәрбиясендә озак яшәми егет.  Үзен жәлләүләрен дә күралмый, эшкә яраксыз буласы да килми. Шулай итеп, туганнан туган энесе белән ике ел көтү көтә. Әмма тынгысыз күңеле моңа да риза булмый.

– Юк, болай яшәп булмый, – ди ул көннәрнең берендә. – Сул кулны эшкә өйрәтергә кирәк.

Әйтергә генә җиңел: сул кулны  эшкә өйрәтү – һәммәсен өр-яңадан башлау дигән сүз. Әмма  сау­-сәламәт чагында эшкә үтә батыр, тәвәккәл булган Риф иң беренче итеп сул кулы белән… ат җигәргә, туа­рырга өйрәнергә ниятли. Их, җайлы гына барып чыкса икән?! Ничәнче кат уңышсызлыкка гарьләнгән егет, тешләрен кысып, тагын камыт бавына ябыша. Ат җигәргә өйрәнә алсам, башкасына да өйрәнәм, дигән уй аны тагын-тагын ат, арба янына китерә. Акрынлап сул кулда да «лидерлык» рефлекслары пәйда була. Ниһаять, беренче җиңү! Егет атны «ә» дигәнче җигәргә, туарырга өйрәнә. Өйрәнә дә почтага эшкә керә. Көрәк, чалгы ише кораллар белән дә  бернинди өстәмә-җайланмасыз эшләргә күнегә егет. Гап-гадәти чалгының сабын исән кулының култыгына тери дә  бармаклары белән бөгәрчәдән тота. Дөрес, ике куллы ир-егетләрнең күбесенең борынына чиертерлек итеп печән чабарга өйрәнгәнче әле күп мәртәбәләр булмый дип ачыргаланасы, сул кулның җиде кат тиресен «туныйсы» була…

Бераздан район үзәгендәге «Инвалид» артеле хуҗасы Нәфыйк Әхәтов аны үзенә эшкә чакыра. Рифнең алдагы тормышын 180 градуска үзгәртәчәк чор әнә шул көннән башлана. Биредә ул үзенең тырышлыгы, күндәмлеге белән барысын сокландыра. Соңрак «Красный труд» артеле, аннан мех фабрикасы булачак бу коллективта бик озак еллар эшли ул.

Өйләнгәнче Килигә кайтып йөри Риф. Гаилә коргач, район үзәгендә фатирга төшеп яши башлыйлар, аннан артель аерым бүлмә бирә. Раузаның төп йортта ялгызы калган әнисен дә үзләре янына сыйдыралар. Бер-бер артлы дөньяга килгән алты кыз да әбиләре Шәмсенур итәгендә үсә… Өй, балалар өчен җаннары тыныч булгач, Рауза белән Риф исә баштан­аяк эшкә чума. Кайчакта икесенә бишәр эштә эшлиләр, берсеннән кайтып керәләр, икенчесенә чыгып китәләр. Әнә шулай бик тырышлык, авырлык белән үз өйләрен салып чыга Һадиевлар. Абзар тутырып мал-туар асрый башлыйлар. Өчәр сыер, унҗиделәп сарык, утызар каз асраган еллары булган. Шулкадәр малга гомер буе печәнне дә үзләре урманнан әзерләгәннәр.

Мех фабрикасының соңгы директоры Фирдәүсә Фәрхетдинова ялга киткәндә ат бүләк итә аңа. Пенсия­гә чыккач та ун ел эшләгән Риф абыйны җибәрәсе килмәгән директор: «Көчеңнән килмәстәй эш кушмам, тагын бераз эшлә инде», – ди. Риф абый ризалашмаса да, хезмәтенең олылыгын  бәяләп, үзе эшләгән атын биреп җибәрә.

Бу ат белән заманында Балтач халкын күп игелекләндерә Риф абый. Ни дисәң дә, ат заманы. Күп­ләрнең бәрәңге бакчасын сукалап, бәрәңге утырта ул. Бер кул белән сука тоту өчен күпме ныклык кирәген чамалап була…

…Кызлар гына таптым, дип Рауза апа беркайчан уфтанмый, «малай» дип Риф абый да чәпчеми. Һәр кызларын сөенеп каршы алалар. Алты кызның алтысын да техникум-училищеларда укыта, зурлап кияүгә бирә әти-әни. Кызларның алтысы да –  Розалия, Раушания, Рания, Гөлнара, Резеда, Раилә  гомер буе әти-әни дип яши. Бүген инде үзләре әби-бабай булсалар да, әле дә әтиләрен кайгыртып, олылап яшәгән көннәре. Иң өлкәне әнә, Риф абый ялгыз калгач, гаиләсе белән аның янына күченеп кайткан. Калганнары да һәрчак хәлен белешеп тора. Соңгы елларда аяклары «тыңламый» башлаган әтиләрен кулларында күтәреп кенә йөртә, аның тормышын ямьләү өчен барысы да үз өлешен кертергә тырыша. Буй җиткән онык-оныкчыклар да бабайлары белән урынлы горурлана.

Риф абыйны Балтач халкы да гомер буе бик хөрмәт итә. Эшкә батыр булуы өстенә, тәртипле, ипле булуын, гаиләсе өчен яшәвен, гел эштә булуын әле дә күпләр хәтерли… Билгеле инде, аның янәшәсендә Рау­засы да онытылмый. Башкача була да алмый: уң кулы бит ул аның…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү