Казанда ярминкә мәйданчыклары саны артты

Казанда ярминкәләр уздыру өчен мәйданчыклар саны артты. Бу хакта Кзан мэриясе порталы хәбәр итте.

Яңа схема нигезендә, шәһәрнең барлык районнарында сезонлы тематик ярминкәләр (универсаль һәм махсуслаштырылган) уздыру өчен 21 мәйданчык оештырылачак:

Авиатөзелеш районы:

Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше;

Дементьев ур. (7-нче номерлы йорт янында);

Ленинград ур. (27-нче номерлы йорт янында).

Вахитов районы:

Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше;

Бауман ур. (20-нче номерлы йорт янында);

К.Насыйри ур. (9, 10, 10А, 11, 12, 13-нче номерлы йортлар янында);

З.Солтан урамындагы сквер.

Киров районы:

Батыршин ур. (20-нче номерлы йорт янында);

Ильич ур. (1-нче номерлы йорт, 1-нче корпус янында);

Краснококшайск ур. (150/2-нче номерлы йорт янында).

Мәскәү районы:

Шамил Усманов ур. (1-нче номерлы йорт янында).

Яңа Савин районы:

Академик Лаврентьев ур. (10-нчы номерлы йорт янында);

Х.Ямашев проспекты (71а номерлы йорт янында);

Маршал Чуйков ур. (54а номерлы йорт янында).

Идел буе районы:

Рихард Зорге ур. (66-нчы номерлы йорт, 1-нче корп);

Юлиус Фучик ур. (72-нче номерлы йорт янында);

Җиңү проспекты (50а номерлы йорт янында).

Совет районы:

Ломжа һәм Ю.Фучик урамнары киселеше;

Аграр ур., 2, «Казан» агросәнәгать паркы» ачык акционерлык җәмгыяте;

Зәкиев ур. (12-нче номерлы йорт янында);

Липатов ур. (7-нче номерлы йорт янында).

Ярминкәләрнең бер өлеше һәркөнне 6.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, икенчеләре ихтыяҗ булуга бәйле ачылыр, дип планлаштырыла.


Фикер өстәү