Ташламалы автокредит бирелә торган машиналар исемлеге арткан

 “Беренче автомобиль” һәм “Гаилә автомобиле” дигән ташламалы автокредит программалары буенча сатып алу мөмкинлеге тудырылган машиналар исемлеге 1 июньнән сизелерлек киңәйтелгән.

Шулай итеп, быел 1 июньнән Россия Федерациясендә “Беренче/Гаилә автомобиле” дәүләт программалары буенча транспорт чаралары сатып алуның яңа шартлары гамәлгә кергән. Хәзер бу программалар нигезендә сатып алына торган машина бәясе 1 миллион сумнан түгел, ә 1,5 миллион сумнан артмаска тиеш. Хәер, үзгәрешсез калган бер шарт  бар: ул да булса – фәкать Россиядә җыелган автомобильне генә ташламалы кредит буенча сатып алырга мөмкин.

Kia компаниясенең Россиядәге бүлеге вәкилләре ике моделенең дәүләт программасына кертелүен хәбәр иткән. Болар – дүрт ишекле Rio һәм “вездеход” хэтчбек Rio X-Line. Әлеге модельләрнең бәясе 1,5 миллион сумнан артмый.

Моннан тыш ташламалы кредит программаларына эләгүче машиналар исемлегенә Франциянең Renault бренды модельләре: Renault Logan һәм Sandero, шулай ук аларның кросс-модификацияләре – Logan Stepway  һәм Sandero Stepway кертелгән.

Шулай ук әлеге исемлектә: модернизацияләнгән “вездеход” Renault Kaptur һәм кросс-купе Arkana. Исегезгә төшерәбез: дәүләт программалары шартлары нигезендә, 2019 елның 1 декабреннән соң конвейердан төшеп, бәясе 1,5 миллион сумнан артмаган машиналарны ташламалы шартларда сатып алырга мөмкин.

Шул ук вакытта дәүләт программалары буенча күздә тотылган 150 мең сумга кадәрге ташламага махсус кредит тәкъдимнәре буенча ташламалар, Renault Finance һәм Trade-in программасы буенча бонуслар өстәлергә мөмкин.

“Беренче/Гаилә автомобиле” дәүләт программаларына, әлбәттә инде, үзебезнең Lada бренды (теләсә кайсы моделе) да кертелгән.

Быел ташламалы автокредит программаларын тормышка ашыруга 10,5 миллиард сум бүлеп бирелүен искәртик. Шул ук вакытта Россия cәнәгать министры Денис Мантуров әйткәнчә, бу средстволар ел азагына кадәр тулысынча тотылган очракта, Хөкүмәт субсидия күләмен арттырырга да мөмкин.

 


Фикер өстәү