Татарстан юлларының кайбер өлешләрендә тизлекне арттыру рөхсәт ителәчәк

Татарстанда «Йошкар-Ола — Яшел Үзән» автомобиль юлының М-7 «Волга» магистраленә кадәрге ике участогында җиңел автомобильләр өчен тизлек режимы 100 км/сәгатькә кадәр арттыру рөхсәт ителде.

Җиңел автомобильләр өчен тизлек режимын 80 чакрым/сәгатькә кадәр арттыруны Мамадыш трактында (Интернациональная урамы белән чаттан Казан чигенә кадәр) һәм Залесная урамында (118-нче номерлы йорттан алып шәһәр чигенә кадәр) кертү планлаштырыла.

Тизлек режимы үзгәртелгән тагын ике участок Мамадыш һәм Алабуга районнары территориясе буйлап уза торган 8,5 чакрым озынлыктагы М-7 «Волга» автомобиль юлында да булачак.

Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары территориясе буйлап уза торган «Волга» М-7 автомобиль юлында тизлекне 110 чакрым/сәгатькә җиткерү мөмкин булачак.

Татарстан өчен хас климат шартлары үзенчәлегенә бәйле рәвештә, тизлек режимы үзгәрү сезонлы характерга ия һәм 30нчы сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ матбугат хезмәте.


Фикер өстәү