Легендар көрәшче Айрат Гыйлаев: «Аралашып яшик, бер-беребезне саклыйк!»

Татарның иң титуллы көрәшчеләреннән берсе Айрат Гыйлаев кичә Әлмәттә вафат булган дусты Ильяс Галимов турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Көрәшче Ильяс Галимовның үлеме сәбәбе ачыкланды

 

– Татарстан гына түгел, Россиядә дә бер көрәшче дә ега алмаган батырны вирус екты. Ильяс белән һәрвакыт келәмдә көндәш булсак, тормышта дуслар булдык. Көчле һәм гадел егет булды. Дөрес, соңгы бер-ике елда дөнья мәшәкатьлре аркасында артык еш аралаша алмадык. Кызганыч, күптән сөйләшкән дә юк иде. Аның авырып китүе турында “Инстаграм”да укыгач, башта ышанмадым. Булмас, андый кеше авырмас, дидем. Үзенә шалтыратырга йөрдем, әмма өлгермәдем. Шунысы үкенечкә калды. Авыр хәбәрне Казандагы бер дустыбыз җиткерде. Ышанмадым. Хәзер бит әллә-нинди ялган хәбәрләр йөри, монысы да начар шаяру дип уйладым. Кешедән сорарга да әллә ничек. Ахыр чиктә Әлмәттәге көрәшче дустыбыз Ильяс Билаловның номерын җыйдым. Бик авыр булды ул хәбәрне ишетү. Ильяс китеп барды. Ә безләр бер-беребез белән ешрак аралашсак, дөнья мәшәкатьлләре белән якыннарны, дусларны онытмасак, ярдәм кулы сузсак, булышсак иде. Мондый хәбәрләрне ишеткәч тормышның кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Яшермим, коронавирус дигән авыру барлыгына ышанмый идем. Үзебезне, бер-беребезне саклыйк, егетләр!

 

Фото: «Хезмәт даны»


Фикер өстәү