Президент КАМАЗ-6282 электробусында йөреп карады

Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыга эшлекле сәфәр кыла. Президент КамАЗ цехларына электробуска утырып килде.

Машина заманча җиһазлар: ике зоналы климат-конроль, бик тә кәттә телематик һәм медиасистемалар, Wi-Fi белән тәэмин ителгән. Электробус салонында маршрут турында мәгълүматлар белән медиаэкраннар, мобиль җайланмаларны зарядкага кую өчен USB-слотлар урнаштырылган. Электробус 85 кешегә исәпләнгән. Түбән идәнле. Физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар өчен дә уңайлыклары бар.
Транспорт чарасы гадәттән тыш җәһәт эшләүче зарядка станцияләре ярдәмендә энергия туплый. Тулы зарядка алу өчен нибары 15 минут исраф ителә.


Фикер өстәү