Ат иярләү

Соңгы көннәрдә көн саен Ташкичү урамыннан кичке якта җигүле ат юыртып уза. Гаҗәп инде: авылда гомер итеп, җигүле ат күрмәгәнгә биш былтыр. Ерактан дилбегә кем кулында икәнен танып булмаса да, күңелгә шунда ук: «Ватаным Татарстан»ның дусты Рәис абый Шәкүров түгелме икән?» – дигән уй килде.

Бердән, бу тирәдә хуҗалыгында ат асраучы сирәк кешеләрнең берсе ул. Икенчедән, мондый елгыр ат мал кадерен белгән, терлек асрауның нечкәлекләренә төшенгән чын ир кешедә генә була ала. Рәис абыйга килсәк, ул – яшь чагыннан ук ат өйрәтеп, ат иярләп яшәгән кеше. Аның яшь атны ияргә өйрәтүен тыңлау – үзе бер тарих.

Уйлаганым дөрес булып чыкты. Кичә юлда очраттым арбалы атны. Арбага чак сикереп утырып калдым. Авыл урамын җил тизлегендә узганчы, үзара хәл сорашып, фикер алышып өлгердек. Ат кызу иде: туктап бетмәгән арбадан сикереп төшеп калырга туры килде. Рәис абыйның ат нәселен үрчетү мәшәкатьләре белән йөреше икән. Тирә-як авылларда айгыр бары тик Ташкичү фермасында гына, ди.

Менә бу очрашу күптөрле уйларга этәрде мине. Безнең татар бит ир сүзенә атны ялгап, парлы исем ясаган. Хәзер инде ат җигә белмәгән, дилбегә тотып карамаган малайлар буыны үсеп, дөньяга таралыша. Ияргә атлану турында сүз дә юк инде. Нәселле ат үрчетүче хуҗалыкларга субсидияләр, грантлар билгеләнгән булуга карамастан, ат тоту традициясе һаман да ныгып китә алмый әле. Сугымлыкка елкы асраучылар күренгәли, тайны бик кыйммәткә сатып алырга туры килә бу очракта. Ә бит ат асрау менә дигән бизнес чыганагы, акча эшләү ысулы була ала. Миңа казахларның дәүләт күләмендә тормышка ашырырга ниятләгән бизнес-проектлары белән танышырга туры килде. Боларда бит инде елкы – көтүе белән. Менә шул потенциалны файдаланып, Европага бия сөте – саумал сатмакчылар. Кымыз түгел, яңа сауган бия сөте турында бара сүз.

Бия сөтенең чын кыйммәте нәкъ менә яңа сауган чакта гына икән. Сәламәтлекне ныгыту, чирләрдән дәвалану өчен тиңе булмаган бәһасез продукт. Аның сыйфатын савып алгач та туңдырып саклап була, ди. Немецлар саумалның үзлекләрен саклый торган порошоклы сөт ясарга өйрәнгән әнә. Мәскәүдә бик кыйммәткә сатыла немец саумалы. Ә болай иң яхшысы бия сөтен саугач та эчү инде. Казахстанда фермерлар агротуризм оештырып, шәһәр кешеләренә тәүлеккә берничә тапкыр сөт савып эчереп савыгырга булыша икән. Кереме яхшы ук дип әйтәләр.

Бия саву татар традициясендә юк инде югын. Әмма өйрәнергә була. Арча районында кымыз ясаучы хуҗалык бар. Начар сатыла, дип зарланалар. Бәлки, саумалга күчеп караргадыр. Җитештерү генә түгел, сату осталыгын да таләп итә, билгеле, андый бизнес. Хәзер шундый яшьләр килә мәйданга: сыер савып, сугымлыкка ит җитештерү белән генә канәгатьләндерә алмыйсың аларны. Бер абзый улын авылда яшәргә кайтырга чакыргач, тегесе: «Африка җәене үрчетергә ризалык бирсәң генә кайтам», – дигән таләп куйган. Нишлисең, тотынганнар шул мәшәкатьле эшкә. Әле табышлы эшләүгә чыкканнардырмы-юкмы, әмма егет авылда инде.

Элек-электән бездә шундый традиция булдырылды бит: мәктәптә иң начар укыган яшьләр генә авылда кала башлады. Алар арасында бик булдык­лылар да күренгәли кайчак, әмма күпчелек кара эш белән канәгатьләнеп, гаилә кормыйча, эчүчелеккә бирелеп яшәү юлыннан китте. Соңрак мәктәптә өчкә-көчкә укучылар да авылдан йөз чөерде, авылның киләчәге бөтенләй юкка чыга язды. Тик менә соңгы берничә елда тенденция бераз үзгәрә башлаган икән. Авылның иң яңа тарихында тырыш һәм булдыклы берничә егет авылда калып төпләнде. Дөрес, эшкә читкә йөриләр, әмма монда гаилә торгыздылар, йорт салдылар, балалар үстерә башладылар. Ни тотса, кулыннан шул килә торган егетләр. Киләчәктә, менә бу карантин кризисы дип аталган матавык хәлне үзгәртер, авылны яшәү урыны буларак бик перспективалы мәйданга әверелдерер дип өметләнәм мин үзем. Хәзер кешеләр аңлый башлады: шәһәрнең күпкатлы кырмыска ояларында яшәүгә караганда, читтәрәк үз йортың белән яшәү кулайрак. Бизнес белән шөгыльләнәм дисәң дә, авыл районнары бәрәкәтлерәк җир булырга охшаган. Тормыш та авылда очсызгарак төшә.

Авыл турында бу юнәлештә уйлана башлагач, тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: авылда калып төп­ләнгән алтын куллы егетләр аракының янына якын да килмиләр. Күбрәге мәчеткә йөри, хатыннары хиҗаптан, балалар намазга басам дип үсеп киләләр.

Бу темага язу фикере дә миндә аракы статистикасына күз салгач туды. Районнардагы кеше саны белән җан башына аракы сату саннарын янәшә куйганнар. Карасаң, исең китмәле: Аксубай районында 2013 елда 31 мең 100 кеше яшәгән. Бу ел башына инде 28 мең генә. Балык Бистәсе районында җиде ел элек 27 мең 100 кеше гомер сөргән. Быел инде 24 мең 800гә генә калган. Исемлекне дәвам итеп тормыйк: кимү темплары бик зур. Бары тик район үзәге зур шәһәрләр булган төбәкләрдә генә халык саны тотрыклы һәм бераз үсештә. Әлмәт районында, мәсәлән, 2013 елда 200 меңләп халык яшәсә, быелның башында статистика күрсәткече – 208 мең 900.

Тик мине шәһәрләр түгел, авыллар кызыксындыра. Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре ягыннан караганда бик уңышлы эшләүче һәм нык районнар булган Әтнә һәм Балтач районнарында да кеше саны кими. Әйе, авылга яңа техника килә, кул белән физик эш эшләү чоры артта калып бара. Шуңа күрә икътисади яктан уңышлы эшләгән хуҗалыклар яшьләрне авылда калдыру белән бик кызыксынмыйдыр да, бәлки. Күтәрәмгә калган хуҗалыкларның исә: «Бездә эшкә калыгыз», – дип әйтергә җайлары юк, чөнки түли алмыйлар. Яшьләр авылда кала икән, җирдә нык басып торырга һәм үз эшен ачарга дип кала. Табигый, андыйлар күп булмый. Әти тәрбиясе, нәсел традицияләре зуррак роль уйный хәзер. Менә авыл урамыннан ат белән җилдереп узучы Рәис абый Шәкүров улы белән эшли, шәхси хуҗалыкның бөтен потенциалын йөз процентка файдалана. Онык та – малай, димәк, династия дәвам итәр дигән өмет бар.

Авылда эшмәкәрлекнең яңа төрләрен үстерү, стандарт булмаган фикер йөртүче яшьләр тәрбияләү дәүләт күләмендәге максатчан программага әверелсен иде киләчәктә. Безнең халык бит эшлеклелек куәсен югалтмаган әле, идея эзләп, кеше кесәсенә керәсе юк.

Рәшит Фәтхрахманов

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү