Талак әйтелмәгәч, хатыны булып саналаммы?

Ирем белән ике ай аерым яшибез, тик “талак” әйтми. Аерылырга гариза тапшырдым. Мин документта аерылган булып саналсам да, ул талак әйтмәсә, дин буенча аның хатыны булып саналаммы?

Гөлназ М. Казан

Сорауга “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннатуллин җавап бирә:

— Сезнең очракта казыйга барырга кирәк. Монда  ул карар чыгарырга тиеш. Ир кеше “талак” әйтеп аермаса яки казыйның карары булмаса, хатын-кыз элеккечә үк ир хатыны булып санала.

Казый аерылышу карарын чыгарсын өчен бу нияткә этәргән сәбәпләр бик җитди булырга тиеш:

  1. 1. Ир кешенең хатын-кызны кыйнавы. Кыйнау дигәндә физик яктан зыян китерү күздә тотыла. Бер тапкыр кулы белән төрткән икән – бу кыйнау саналмый. Бу очракта тән кара янганчы, кан чыкканчы кыйнау турында сүз бара.
  2. 2. Ир кешенең хатын-кызны җенси яктан канәгатьләндермәве. Монда да дөрес аңларга кирәк. Бу очракта елына бер тапкыр да җенси яктан канәгатьләндермәү турында сүз бара. Өч-дүрт айга бер тапкыр якынлык кылу аерылышуга сәбәп була алмый.
  3. 3. Ир кешенең үз-үзен белештермәс җүләр, акылга зәгыйфь булуы.
  4. 4. Ир кешенең гаиләне матди яктан тәэмин итмәве. Әмма бу сәламәтлеге начар булу аркасында эшли, акча таба алмаучыларга кагылмый. Бу очракта беркайдан да эшләмәгән, әйтик, бер ел дәвамында йортка бер тиен дә акча алып кайтмаган ялкау ир-ат күздә тотыла.

Фикер өстәү