Сәрия Сабурская: “Конституциядә тәкъдим ителгән төзәтмәләр халык тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән”

Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская: “Конституциядә тәкъдим ителгән төзәтмәләр халык тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән”

Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертелү илнең социаль дәүләт икәнен тагын да яхшырак тоемларга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта социаль дәүләт дигәнне бар кеше дә аңлап бетермәскә мөмкин. “Төзәтмәләр керткәч, ул ачык күренәчәк, – ди Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. – Барлык үзгәрешләр дә, кеше хокукларына, кеше ирегенә барып тоташа. Беренче чиратта социаль хокукка басым ясалачак”.
Вәкаләтле вәкил фикеренчә, тәкъдимнәр хезмәткә яраклы яшьтәге кешегә түләү яшәү минимумыннан да ким булмауны, эш урынында сәламәтлекне кайгыртуны, иминлекне тәэмин итүне, ата-аналарга, балаларга, инвалидларга, өлкәннәргә булышуны күздә тота. Бу уңайдан, тулы гарантия бирә торган социаль хезмәтләр системасын үстерү нормага әйләнергә тиеш.
– Илнең төп документына адреслы социаль ярдәм, социаль пособиеләрне һәм башка түләүләрне индексацияләү, өстәмә социаль гарантияләр турында төзәтмәләр кертелү фундаменталь тезисны тәэмин итүгә беренче адым булачак. Конституциядә тәкъдим ителгән төзәтмәләр халык тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Дәүләт үзенә шундый хокукый бурычлар ала, – ди Сәрия Сабурская.


Фикер өстәү