Ишегалларын төзекләндерүне һәркем контрольдә тота алачак

“Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә быел Казанда 200 дән артык ишегалды төзекләндерләчәк. Аларның исемлеген dvor.tatar сайтыннан табарга була. Республиканың башка шәһәр-районнарында 2020 елда күпме эш башкарыласы билгеле түгел. Дөресрәге, төгәл саннарны әлегә исәплиләр генә. Исегезгә төшерәбез, республикада 5 ел эчендә 2014 елга кадәр төзелгән 6775 ишегалды төзекләндереләчәк.
Быел төзеләсе ишегалларының нинди буласын dvor.tatar сайтына кереп хәл иттеләр. Әлегә халык белән бергә килешенеп бетерелмәгән ишегалды проектларыда бар икән. Андыйларны озакламый сайтка эләчәкләр. Фикер алышулар, тәкъдимнәр шунда булачак.
Ишегалларының төзекләндерү контрольдә тотыла. Теләгән кеше үз фикерен 8 (800) 27-5-2020 кайнар линиясенә,социаль челтәрләрдә (Инстаграмда – @dvor.tatar, Вконтактедаhttps://vk.com/dvor.tatar) күзәтеп бара алачак. 8 (939) 302-2020 WhatsApp номерына да хәбәр юлларга, үз тирәңдә барган төзекләндерү эшләренең фотоларын җибәрергә була.
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү