Экспертлар бәя бирде: чүп заводының зыяны булмаячак!

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә чүп эшкәр­тү заводы быелның июль аенда төзелә башлаячак. Исегезгә төшерәбез: халык ризасызлык белдергәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйсез экспертларга мөрәҗәгать итәргә кушкан иде. Германия белгечләре безнең завод проектына уңай бәя биргән. Алар, үзебездә дә нәкъ шушы проект белән шундый завод төзер идек, ди.

Бәя

Татарстанда төзеләчәк завод  25 млрд сумга төшәчәк. Төзелгәч, табигатьне сак­лау чаралары өчен  72 миллион сум кирәк булачак.  Халыкны борчыган тагын бер сорауга ачыклык кертелде – яңа завод ачылгач, көнкүреш калдык­ларын чыгаруга бәя үсмәячәк. Чүпкә тариф арту завод төзелүгә түгел, аны алып китү өчен транспортка түләү һәм ягулык бәясе артуга карап күтәрелә, ди белгечләр.

Зарары

Германия белгечләре дә, Татарстанныкылар да, заводның зыяны булмаячак, дип ышандыра. Мәскәү дәүләт университеты профессоры, РАЕН вице-президенты Валерий Петросян, белмәгән килеш сөйләп, кеше башын бутаучылар ул тирәдә йөрергә тиеш түгел, дигән фикер җиткерде.

– Мин химия куркынычсызлыгы проб­лемаларын 45 елдан артык өйрәнәм. Завод хакында берни белмәгән килеш, аның зарары турында сөйләп булмый. Чүплектә ятучы калдыклар, заводка караганда, 10 мәртәбә күбрәк диоксид чыгара, – ди ул.

АГК-1 экология департаменты директоры Елена Ямщикова:  «Осиново бистәсендә калдыкларны  термик эшкәртүдән чыккан матдәләр онлайн режимда күренеп торачак», – дип белдерде. Әгәр зыянлы матдәләрнең күләме арта икән, бу очракта завод эшләүдән туктый. Әмма алар тиешле күләмнән кимрәк булыр, диләр. Газ чистарту фильтрларының эшләү вакыты биш елны тәшкил итә икән. Шулай да аларны елга ике тапкыр тикшереп торачаклар.

Нәрсә ташлыйсың –
шуны иснисеңме?

Һавага чыгачак газның составы нинди калдык яндырудан тора. Әмма яңа төзеләсе заводта бар да контрольдә булачак. Әйтик, чүп составында начар матдәләр күләме артып китә икән, махсус система шундук чистарту линиясен кушачак.

Калдыкларның морфологик составын да тикшергәннәр. Аларга дүрт ел фасылында да анализ ясалган. Заводка кертергә ярамаганнары ачыкланып, бу хакта төбәк операторларына җиткерелгән.

Чүпнең кадере арта

Заводны «Татнефтепроводстрой» оешмасы төзиячәк.  Төзелеш эшләре июль аенда башлана, 2022 елда сафка басарга тиеш. Яңа завод көн саен 1500 тонна көнкүреш калдыклары кабул итәчәк.  Алар сортларга бүленеп, аерып җыелган булырга тиеш. Моның өчен республикада калдыкларны  эшкәртү комплексы төзү мөмкинлеге дә карала. Комплекста сортларга аерылган чүп заводка китәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү