Эшкуарларның хокукларын яклау буенча «кайнар линия» эшли башлады

Татарстан Республикасы прокуратурасында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тәүлек буе «кайнар линия» эшли башлады.

Хокук бозулар турында бизнес вәкилләре эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә +7(843)291-19-04 телефоны буенча (төшке ашка тәнәфес 13.00-13.45) хәбәр итә ала. Кичке һәм төнге сәгатьләрдә (18.00-дән 9.00-гә кадәр), шулай ук эш көне булмаган көннәрдә шалтыратулар +7(843)291-18-81 номеры буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү