2019 елда Татарстанда 60 меңнән артыграк үзмәшгуль теркәлгән. Менә хәзер, Россия Хөкүмәте боерыгының май азагында чыгарылган боерыгы нигезендә, аларга узган елда түләгән барлык салымнары – җәмгысе 138,9 миллион сум акча үзләренә кире кайтарылачак.
Республиканың 2019 елда үзмәшгульләргә махсус салым режимы кертү буенча дүрт пилот төбәкләрнең берсенә әйләнүен искә төшерик.
Хөкүмәт боерыгы нигезендә, Россия Федераль салым хезмәте идарәсенә үзмәшгульләргә узган елда түләгән салымнарын кире кайтару өчен субсидия күчерүгә 1,6 миллиард сум бүлеп бирелгән.
Субсидия автомат рәвештә, һәр айның 20нче числосыннан да соңга калмыйча, күчерелә.
Моннан тыш үзмәшгульләргә (шул исәптән яңа теркәлүчеләргә), алга таба салым түләү өчен (2020 елның 1 июленнән 31 декабрьгә кадәр), бер МРОТ (бездә –12 130 сум) күләмендә “салым капиталы” бирелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat