КФУ ректоры Илшат Гафуров: «Фәннең иртәгесе Конституциядәге төзәтмәләрнең  ничек тормышка ашырылуына бәйле булачак»

Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр фәнне ни дәрәҗәдә алга җибәрәчәк? Бу хакта Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуровның фикерен белештек.

– Бүген теләсә кайсы фән өлкәсендә барлык фәнни тикшеренүләр дә мәгълүмати технологияләр белән тыгыз бәйләнгән. Мәгълүматларны тапшыру, аларны туплау, математик модельләштерү, эшкәртү ысуллары, шулай ук гамәлгә ашыру  алымнары цифрлашудан башка мөмкин түгел. Болар барысы да  хокук ягыннан җайга салуны таләп итә, Төп Законының тиешле нигезләмәсенә әверелергә тиеш. Бу проблеманың этик ягы (интеллектуаль милекне яклау, мәгълүмати иминлек, шәхси мәгълүматларның сакланышы)  да Конституциядә чагылыш табарга тиеш. Шулай ук әлеге нигезләмәләрне Конституциягә кертү башкарма органнарга әлеге юнәлешләргә финанс ярдәменең төрле механизмнарын эшләү һәм куллану өчен законлы нигез булачак, – ди Илшат Гафуров.

Аның фикеренчә, закон белән ныгытылмаган очракта теләсә нинди казаныш, хәрәкәтнең файда китерүе икеле. Безнең җәмгыятьтә илнең киләчәге чимал сату белән генә түгел, матди-техник базаны яңарту һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүнең яңа фәнни һәм технологик новацияләрдән башка мөмкин булмавын күптән аңлыйлар. Шулай итеп, фәнгә, мәгълүмати технологияләргә һәм мәгарифкә кагылышлы төзәтмәләр кертү илнең тотрыклы үсеше өчен ышанычлы хокукый нигез булып тора.

– Фән үсешендә яңа сикереш була аламы? Юл хәрәкәтенә охшаш мисал китерәм.  Без тиз йөрешле,  куәтле автомобиль сатып алдык ди, ләкин кагыйдәләрне үтәмичә, ерак  китә алмаячакбыз. Шул ук вакытта кагыйдәләр бары шартлар гына тудыра, ирешелгән нәтиҗәләр өчен хәрәкәттә катнашучылар үзләре җавап бирә. Шуңа күрә фән һәм мәгарифнең иртәгесе күп очракта бу төзәтмәләрнең  ничек тормышка ашырылуына бәйле булачак. Фәнни-технологик үсешнең закон тарафыннан декларацияләнә торган дәүләт ярдәме, ачык һәм төгәл кагыйдәләр, галимнәребезнең җитди куәте, зур тикшеренү мотивациясе булганда, Россиянең академик бергәлеге күп өлкәләрдә фәнни алгарышларга сәләтле булуына шикләнмим, – ди ректор.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү