Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Россия коронавирус буенча плато чорына керде

Россиядә COVID-19 пандемиясе плато чорына (плато – чирнең пик ноктасыннан соң килә торган чор: бүген чир йоктыручылар санының кичәгедән артмавы)  керде. Әмма әле барыбер массакүләм чаралар планлаштырганда иминлек чараларын күрергә кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Маргарет Харрис шулай дип белдергән, дип яза РИА Новости. “Россия хәзерге вакытта платога керүен күрсәтә. Әмма илдә, күп кенә башка илләрдәге кебек үк, чир йоктыру очраклары күп. Һичшиксез, барлык иминлек чараларын күрергә кирәк. Россия гаять зур күләмдә тестлар ясый. Чир йоктыру очракларының күпләп ачыклануы сәбәпләреннән берсе бу”,  – дигән ул. Маргарет ханым әйтүенчә, социаль дистанция саклау (кешеләр арасында кимендә 1,5 метр араны саклау) инфекция таралуны кисәтүдә төп чараларның берсе булып тора.


Фикер өстәү