Аяк киеме озакка җитсен өчен истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР

Купшы туфли һәм босоножкалар киеп йөрү чоры җитте. Аякта матур торсыннар һәм озакка чыдасыннар өчен кул астындагы әйберләр белән генә аларны ничегрәк карап тотарга?

• Теш пастасы белән аяк киеме табанын (ак табан) күз явын алырдай ап-ак итеп ялтыратып куярга мөмкин. Пастаны иске теш щеткасына сылап, табанны шуның белән чистартыгыз. Тукыма аяк киемен дә шул рәвешле бик җиңел генә чистартып куярга мөмкин. Пастаны тукымага сылап, 15 минут тотыгыз. Шуннан соң су белән юып алыгыз.
• Изопропил спирты (теләсә кайсы аптекада сатыла) күн аяк киемендәге таптан котылуга ярдәм итә. Тапны спиртта чылатылган мамык белән ышкыгыз һәм ярты сәгать тотыгыз.
• Чәй содасы начар исләрне бетерә. Төнгә аяк киеме эченә бераз гына сода салып калдырыгыз. Иртән аны кагып төшерегез дә чүпрәк белән сөртеп алыгыз.
• Аш серкәсе эремәсе дә аяк киемендәге начар истән котылырга ярдәм итә. 1 литр суга чынаякның өчтән бер өлеше күләмендә серкә салып болгатыгыз. Чүпрәкне шушы эремәдә әйбәтләп чылатыгыз. Аяк киемен әлеге чүпрәккә төреп, 1-2 сәгать тотыгыз. Шуннан туфлине дымлы чиста чүпрәк белән сөртеп алыгыз да киптерергә куегыз.
• Солы оны замша аяк киемендәге май тапларын бетерә. Берәр чеметем он алып, тапны шуның белән ышкыгыз һәм ярты сәгать тотыгыз. Шуннан соң чиста чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү