20 елдан артык мал табибы булып эшләгән Рифат Кәримуллин: «Дөрес тукланган мал чиргә бирешми»

Тәүлегенә 315 тонна сөт җитештерүче район авылларында башкача була да алмыйдыр. Кукмарада күңелгә иң элек шундый уй килә. Сөттән генә дә көн саен 8 миллион сумга якын акча кереме алган төбәк бит ул.

Данлыклы «Вахитов» хуҗалыгында егерме елдан артык мал табибы булып эшләгән Рифат Кәримуллин районда күп сөт җитештерүнең сере малларны дөрес тукландыруда дип саный.
Мул сөт җитештерүче «Вахитов», «Урал», «Восток Агро», «Уңыш», «Яңа тормыш» хуҗалыклары бүген малларны нәкъ менә шундый терлек азыгы белән тукландыра. Махсус катнашмалар төрле файдалы матдәләр белән баетыла. Андый хуҗалык­ларда бозаулар сау-сәламәт булып үсә, савым күләме дә арта, ди районның ветеринария идарәсе баш табибы.
– Озак еллар терлекчелектә эшләү тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәм: мал табиблары күп очракларда терлек чирләрен китереп чыгаручы сәбәпләр түгел, ә нәтиҗәгә каршы көрәшә. Терлек-туар сыйфатлы азык белән тукланганда, чиргә бирешми. Ә инде нәрсә туры килсә, шуны ашатканда, маллар да чирли, сөт тә мул була алмый. Шуңа күрә, гәрчә терлек азыгы әзерләү турыдан-туры безгә кагылмаса да, хезмәттәшләремә шприцтан китеп, төп игътибарны терлек азыгы әзерләүгә юнәлтергә киңәш итәм. Шул вакытта гына сәламәт бозаулар туа, савым күләме арта, – ди Рифат Кәримуллин.
«Восток» агрофирмасында нәкъ шулай эшлиләр дә. Мал табибы Радик Герасимов әйтүенчә, биредә монысын син эшләргә тиеш, тегесе минем вазифага керми, дип сүз көрәштерү юк. Агрофирма каршында югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләү үзәге сафка ба­с­кач та, хәзер дә һәрчак киңәшләшеп эшлиләр.
– «Монокорм» кооперативында әзерләнгән терлек азыгы ашата башлагач, хуҗалыкта мал авырулары берничә тапкыр кимеде. Сөт җитештерү дә бермә-бер диярлек артты, – ди Радик Герасимов.
Бер тәүлектә җитештерелүче 15 тоннадан артык югары сыйфатлы терлек азыгы тирә-як авыллар, шул исәптән Югары һәм Түбән Шәмәрдән, Ядегәр, Тарлау авылы фермерлары һәм шәхси хуҗалыкларның күңеленә дә хуш килгән. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, тирә-як авыллар гына түгел, Лаеш һәм Балтач районыннан да сорау арта. Шуны искә алып, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән кооператив терлек азыгы җитештерүне якын араларда бермә-бер арттырырга җыена.
Вакуумлы кассеталарда 30ар килограммлы итеп әзерләнүче мондый азыкны терлекләр бик ярата бугай. Мал торак­ларында йөргәндә күзем шуңа төште: бозау, тана һәм савым сыерлар алларындагы азыкны башка фермалардагы кебек сөзеп җибәрми. Алларында барын ашый. Бу исә шактый күләмдә терлек азыгын янга калдырырга мөмкинлек бирә.
Составына утыздан артык компонент, шул исәптән югары сыйфатлы сенаж, люцерна, кукуруз, түп, көнбагыш, соя, печән, салам, тоз һәм акбурга кадәр кергән махсус катнашма бер елдан артык бозылмый саклана икән.
Хуҗалыгында 7 савым сыер асраучы Камил Ибраһимовның элек сөт сатудан айлык кереме 70 мең сум чамасы булган. Кооперативтан алынган азыкны куллана башлагач, айлык кереме 30 процентка арткан.
– Хәзер җәй буе терлек азыгы әзерләп мәшәкатьләнәсе дә калмады. Барлык чыгымнарны исәпләп караганда, кооперативтан алганы арзангарак төшә. Савым күләме дә бермә-бер арта, – дип сөенә фермер.
Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү