Сайлау вакытында паспортны кулга бирмәү рөхсәт ителә

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, бүгенге шартларда сайлау участокларына килүчеләр бер-берсе белән аралашмасын өчен кулдан килгән барлык чаралар күреләчәк. Шул ук вакытта паспортны сайлау участогы хезмәткәренең кулына тапшырырга кирәк булмаячак. Ачып күрсәтсәң – шул җитә. Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да медицина битлеге, пирчәткә һәм каләм белән тәэмин ителәчәк. Билгеле булганча, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльгә билгеләнде. Алданрак – 25 июньнән 30 июньгә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге дә бар.


Фикер өстәү