Уңайлы урында тавыш биреп булачак

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү буенча тавышны үзеңә уңайлы урында биреп булачак. «Мобиль сайлаучы» технологиясе әнә шундый мөмкинлек бирә. Моның өчен күпфункцияле үзәкләр һәм территориаль комиссияләргә алдан гариза тапшырырга кирәк. Аны РФ дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (Gosuslugi.ru) сайты аша да юлларга мөмкин. Гаризаларны 5 июньнән 21енә кадәр кабул итәләр. Татарстанда «Мобиль сайлаучы» системасы тәүге тапкыр 2018 елда Россия Президентын, аннары 2019 елда республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауда кулланылды. Әлеге механизм кешегә, пропискасына бәйсез рәвештә, үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү