Ни пычагыма инде бу, җә!

Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә ниятләү уңаеннан, Мәскәү телеканалларында берөзлексез реклама бара. Театр һәм кино актеры Сергей Безруковның рус теле турында әсәрләнеп сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлыйм.

Сүз дә юк, шагыйрь Мәхмүт Хөсәен язганча, рус теле «…бар халыклар өчен якын бер тел, матур да ул, саф та, көчле дә…» Әлеге дә, баягы Безруков исә рус телен «дөньяда иң бай тел» дип бәяли. Ул сүзләрнең мәгънә төсмерләре ди­сеңме, метафоралар, чагыштырулармы… Шуңа күрә рус теленә аерым статус бирергә, Конституциягә аерым маддә кертеп, аны сакларга кирәк, ди.
Каршы әйтүем өчен гафу итегез, кәнишне, әмма телне иң әүвәл халык үзе сакларга, баетырга, үстерергә тиеш. Һәр тел үзенчә бай, үзенчә матур, көчле һәм үзенчәлекле. Үзебезнең газиз телебезне генә алыйк. Башка телләрдән кай җире ким? Бездә хәтта бер сүз генә дә сөйләм теленә кырыкмаса-кырык төрле мәгънә бирә ала. Мәсәлән, берәүгә: «Кибеткә дефицит тауар кайткан», – диләр. Ул тора да йөгерә. Бераздан кире әйләнеп тә кайта. «Ну, нәрсә алдың?» – дип сорыйлар моннан. Ул: «Ник аны алданрак әйтмәдегез, мин барганда пычак та калмаган иде», – ди. «Пычак» дигән сүз бездә гаҗәп еш кулланыла һәм аның ­мәгънәсе һәр очракта диярлек үзгә була. Бу сүзне Тукаебыз да кулланган. Алтын тарак урлаган малайның әнисе Су анасына ни ди?! «Нәрсә бар соң төнлә белән, и пычагым кергере», – ди. Бу – аның «пычак белән суям» диюе түгел, ә сүзне озакка сузарга теләмичә кистереп кенә нокта куюы.
«Пычак» сүзе мәхәббәт лирикасында да очрый. Мәсәлән, бер авылда егет кызга үлеп гашыйк була. Ә тегесе аңа әйләнеп тә карамый. Мескен егет барыбер өметен өзми, кызның күзенә күбрәк чалынырга тырыша, кичен кызның капка төбен сагалый. Мондый үҗәтлек кызның гайрәтен генә чигерә. Көннәрнең берендә ул өйнең тәрәзәсен шыр ача да, бөтен урамга ишетелерлек итеп: «Сине яратмыйм дип әйттем бит инде, бу тирәдә бүтән буталып йөрмә, пычагым калганмыни сиңа монда!» – дип кычкыра һәм егетнең соңгы өметен өзә, әйтерсең лә мәхәббәт тулы йөрәгенә пычак кадый. «Пычак» дигән сүз хәтта югары дипломатиядә дә кулланыла. Мәсәлән, Президентның кайсыдыр илгә визиты, вирус таралу сәбәпле, кичектерелү турында телевизордан рәсми хәбәр җиткерделәр, ди. Экран каршында телевизор караучы гади бер кеше, җитәкче өчен борчылып, нәрсә ди инде? «Әйбәт булган, мондый вакытта чит илгә чыгу пычагыма кирәкмени?» – ди.
Безнең авылда Сәрби атлы ялгыз әби бар иде. Мал-туар асрамады, ә менә тавыклары бик ишле иде. Шуңа күрәдер аны «Тавык Сәрбие» дип кенә йөрттеләр. Каралты-кура тирәсендә ирләр башкарырга тиешле эшкә күршесе Сибгать абзыйны дәшә иде ул һәм хезмәтен хөрмәтләп дигәндәй, сыйлар өчен өстәлгә яман зур тәлинкә белән пешкән күкәй куя иде. Куя иде дә: «Күкәен дә аша, Сибгать абый җаным!» – дип өстендә торып кыс­тый иде. Тегесе: «Ашыйм бит, Сәрби, борчылма!» – ди. Ә Сәрби әби: «Ашыйсың пычагымны», – дип кыставын дәвам иттерә.
Телебез нинди бай, һәр сүзебез нинди мәгънәле безнең! «Пычак» сүзе бер генә телдә дә бу хәтле мәгънәне колачламый.
Дөрес, әйтәсеңне кыска итеп әйтергә булышучы сүзләр башка телләрдә дә, мәсәлән, өлкән кардәш телендә дә бар. Тик аны кычкырып әйтү уңайсыз, как-то некультурно. Русның атаклы юмористы Евгений Петросянның чыгышларын даими карап баручылар хәтерлидер. Чит ил кешесенең рус телендәге бер сүзнең төрле очракларда кабатлануына аптыравы хакында сөйләп, эчне катырганы бар аның. Чит ил кешесе «иди на…, пошел на…, убери на…, надень на…» кебек сүзләргә шаккаткан һәм ни-нәрсә соң бу, ди икән. «Чит телләргә кая рус теленә җитү, кая рус теленең мөмкинлекләрен аңлау!» – ди Евгений Петросян.
Өлкән кардәш телен һич тә кимсетмим. Без «бу җирдә әсәрле һәм эзлебез» һәм урыслар белән «тел, лөгать аңлашып», бер-беребезнең телен баетып яшибез. «Урыс теле пычагыма кирәкме»?» – дигән сүзне беркемнән дә ишеткән юк әле. Хәтта, сүгенгәндә дә мулдан кулланабыз урысчаны. Иң кызыгы, «пычак» сүзе кергән җөмләләрнең берсен дә урысчага тәрҗемә итеп булмый икән, просто не получается. Димәк, татар теле бик бай булу өстенә мөстәкыйль дә, аны берәү дә пычагым да эшләтә алмый. Телебезнең нечкәлекләрен өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.
Мин мәктәптә дә татарча белем алдым, университетта татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыдым. Инде 46 ел татар журналистикасына хезмәт итәм. Ә татар телен пычагым да белеп бетермим икән әле.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ


Фикер өстәү