Татарның күренекле язучыcы вафат булды

Бүген иртәнге сәгать 5тә, озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле язучы Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин вафат булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хушлашу бүген, 6 июньдә, Казанның 7нче хастаханәсендә була. Мәрхүмне туган авылында — Мамадыш районы Арташ авылында җирләячәкләр.

Халкыбызга ихлас хезмәт иткән бала күңелле зур шәхеснең урыны җәннәттә булсын.


Фикер өстәү