Үз җиремдә ямьле миңа… Татарстанда кайда ял итеп була?

Коронавирус сәбәпле, быел чит илләргә чыгу мөмкинлеге әлегә хыял гына булып кала. Шуңа күрә без Татарстандагы ял итү урыннарын барладык.

Чит илгә сәяхәт планлаштырмагыз. Җитәкчелек халыкка шундый киңәш бирде. Әлегә эпидемиологик вазгыятьне фаразлап булмый, шуңа да, тегендә барам, монда барам, дип хыялланмау хәерле. Җәйге ял вакытында коронавирус таралу куркынычын киметү өчен, ялны Россиядә үткәрергә өндиләр. Медицина лицензиясе булган шифаханәләр эшли башларга тиеш. Ил эчендәге курортлар да ачылмагае. Шул исәптән кайбер авиакомпанияләр Россия буенча очышлар өчен билет бәяләрен дә киметергә әзер тора. Билетларны июнь аеннан сатып алырга мөмкин булачак. Туризм тармагына «җепшек­лек» эләгәчәк, кыскасы.

Җәйге ялны һәм гомумән ялларны үткәрү өчен Татарстан – бер дигән урын. Республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов шундый фи­кердә. Аның сүзләренчә, бездә мавыктыргыч, кызык­лы урыннар бик күп. Ялны да безнекеләр югары дәрә­җәдә оештыра белә. Иң таләпчән турист та Татарстанда үзенә урын табар, дип саный Сергей Иванов.

Күптән түгел комитет җитәкчесе рес­публика халкы, Россиянең башка төбәклә­реннән килүче кунаклар өчен дә шактый кызыклы булырга охшаган турист­лык программаларын тәкъдим итте.

1 июньнән Татарстанда «Ялларда – 1001 ләззәт» ту­рист­лык пакетыннан файдалана башларга мөмкин. 2200 сум түләп, 2 көн һәм бер төнгә исәпләнгән ял көннә­рен Болгарда, Алабуга, Кама Тамагы яки Чис­тайда үткәрергә өндиләр. Якын арада туристларны Әлмәт, Балык Бистә­се, Кукмара һәм Тәтешкә дә җибәрмәкчеләр. Әле­ге бәягә җирле кунакханәдә төн куну, ике экскурсия, бер иртәнге һәм ике төшке аш керә. Турпакетның бер генә тискәре ягы бар: сайлап алган урынга мөстәкыйль рәвештә – үз акчаңа һәм үз машинаңда барырга кирәк булачак.

 

Сергей Иванов тәкъдим иткән турпакетка кергән районнарда туристлар өчен мавыктыргыч нәрсә бар соң?

Алабуга. Кунаклар «Шишкинъ» кунакханәсендә торачак. Ашап-эчкәч, Бехтерев исемендәге медицина музеена алып барачаклар. Программада тарих музеена бару, тарихи квартал буенча сәяхәт каралган, сувенирлар сатып алу мөмкин булачак. Өстәмә хезмәтләр өчен аерым түлисе. Мәсәлән, Бехтерев исемендәге, Шишкин музейларында чәй эчү чарасында катнашырга, шагыйрә Цветаева музеендагы шигъри беседкага кереп чыгарга мөмкин.

­Кама Тамагы. Кунакларны «Курай» кунакханәсе көтә. Туристик программада «Камамбер» сыр заводына бару, дегустациядә катнашу каралган. Лобач тавына да алып менәчәкләр. Өстәмә түләп, фин саунасы, балык тоту, Император питомнигына бару да каралган.

Болгар. Туристлар «Регина» яисә «Вояж» кунакханәләренә урнашканнан соң, аларны Болгар музей-тыюлыгы территориясе буйлап экскурсиягә алып китәчәкләр. Хәрәкәт итү өчен электрокар булачак. Ак мәчет, Икмәк йорты кебек популяр урыннарга керү дә күздә тотыла. Өстәмә түләү хисабына квест-уенда катнашу, Абдулла Алиш музеена бару, Габдрахман коесын карау һәм башка хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.

Чистай. «Чистай» кунакханәсенә урнашканнан соң, кунакларны шәһәр буйлап экскурсия көтә. Борис Пас­тернак мемориаль музеена, шәһәр тарихы музеена бару да оештырылачак. Күп кенә сәүдәгәр йортлары, гыйбадәтханәләрне күрсәтәчәкләр. Өстәмә түләп, Кама буйлап көймәдә йөзү, бик күп мастер-класслар каралган.

Бар да бар!

Экскурсовод Җәмилә Локманова туризм комитеты башлыгының сүзләре белән килешә. Аныңча, Европадагы мәдәни ту­ризм­ны Татарстан, Казан алмаштыра ала.

– Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Кабан күле, Кремль яры буйлары, Раифа, Илдар Хановның искиткеч матур барлык диннәр гыйбадәтханәсе… Соңгысына хәтта күпчелек Татарстан халкының да барганы юк әле. Менә шушы урыннарның барысын бергә тупласак, бездә рәхәтләнеп 3-4 көнне файдалы итеп үткәрергә мөмкин, − ди ул.

Җәмиләнең башкалага килүчеләргә киңәше бар. Ул җәяүле экскурсияләргә игътибар итәргә чакыра. Бусы туристларга аерым ләззәт бирәчәк. «Иске Татар бистәсен генә алыйк. Автобуслы тур белән килүчеләр анда 15 – 20 минутка туктап тора. Тик бу гына аз. Андагы мәчетләр, татар йортлары, музейлар… Хәтта эчкәрәк керсәң дә, кызыклы урыннарга тап буласың. Шәһәрнең рус өлешенә чыксак та, ул – Бау­ман урамы, университет буйлары, Черек күл – көнне файдалы уздырырга мөмкин. Бу әле Татарстанда булган башка музейларга кермичә. Ә алар бездә шундый күп! Бездә бер нәрсә – диңгез генә юк», – ди Җәмилә.

Сүз уңаеннан, Казанның туристик мәгълүмат үзәге үзенчәлек­ле экскурсияләр башлап җибәрә. Алар арасында «Агач Казан», «Казанда медицина», «Казан хатын-кызлары», «Арча зираты некропольләре» кебек җәяүле экскурсияләр бар. Ике сәгатьлек тарихи йөрешләр бу елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

− Эчке сиземләвемә ышанып, март башында Төркиягә барып кайткан идем. Мин кайтып бер атна узгач, Россия чикләрен япты. Быел көзгә тагын чит илгә бару теләге бар иде, хәзерге вазгыятькә караганда, март сәяхәте әлегә соңгысы булып торыр, ахрысы, − ди журналист Фәнзилә Мостафина. Тик, чикләр ябык, беркая да барып булмас инде, дип моңаеп утырыр­га җыенмый ул. Татарстан картасындагы матур урыннарны барлар вакыт җиткән, димәк.

− Кайгырмыйм, моңарчы күрмәгән җирләрне күрү, яратып калган урыннарга кабат бару теләге уянды. Мәсәлән, Кама Тамагы районында Идел белән Кама кушылган урын бар. Аннан искиткеч манзара ачыла. Шунда ук ял итү өчен кунакханә дә бар әле. Елга портыннан паром белән барып була торган җирләргә – Югары һәм Түбән Ослан, Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгарга сәяхәт кылырга исәп. Һаман да Алабугага барып җиткәнем юк. Гомумән, Казан шәһәре янында гына да матур урыннар күп. Атна саен үзең өчен ниндидер яңа җир ачарга мөмкин, – ди Фәнзилә.

Арчадан Рәйдә Нигъмәтҗанова да боекмый. Читтәге тормышка, андагы гүзәллекләргә кызыгучылар өчен хәзер үз төбәгеңә игътибар итәргә менә дигән мөмкинлек дип саный.

– Иптәш кызым белән, архитектурасына кызыгып, Санкт-Петербург шәһәренә яисә, җылы эзләп, Анапага сәяхәткә барырга хыялланган идек. Узган елдан бирле план корып килдек. Хәтта эш урыннарыбыздан ялны да бер вакытка туры китереп, алдан алып куйдык. Әмма әлегә үз илең эчендә дә сәяхәт итү куркыта, − ди Рәйдә. – Тик моның өчен артык кайгырмадык. Хәзер инде Болгар, Зөя, Кама Тамагына кабат иркенләп барып кайтырга уйлыйбыз. Үзебезнең тарихны, матурлыкларны ныграк өйрәнергә исәп. «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшергән урынны да күреп кайтсак, әйбәт булыр иде.

  • САН

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге, россия­ле­ләрнең җәйге ялын кайда үткәрүе турында кызыксынып, сораштыру оештырган. Нәтиҗә­ләре болайрак: өйдә генә калырга җые­нучылар – 61 процент.

Респондентларның 11 проценты башка шәһәрләргә, авылга кайтып китәргә җыена. Кырым, Кавказ буйлары, Кара диңгез ярына җыенучылар да күп түгел – 5-6 процент.

Шул ук вакытта россиялеләрнең 19 проценты, җәен отпуск алмыйча, бары тик ял көннәрендә генә ял итәргә ниятли.

  • Казанга килгән туристлар

2006 ел — 600000 кеше

2019 ел — 3500000 кеше

3 млн 111354 кеше Казан Кремлен карарга килгән. Ике айлык карантин аркасында, Татарстанның туризм өлкәсе 5 млрд сумга якын акчасыз калган.

Ял итү өчен 6 шәп урын

  1.  «Парлы күл».  Балык тоту, күл буенда мунча керү, учакта шашлык кыздыру …Кукмара районындагы бу урын – гаилә белән ял итү өчен дә, дуслар белән җыелу өчен дә менә дигән җир. Биредә алкоголь эчемлекләр куллану тыела. Тыныч, аулак, экологик чиста урын. Бәясен күпме кеше ял итүгә карап исәплиләр.
  2. Сап-тактада йөзү. Дулкын очында такта белән басып торучы серферларны күргәнегез бардыр? Андый дулкыннар Татарстанда юк-югын, тик тактасын елгада йөзү өчен дә файдаланырга була икән. Казанда шундый мөмкинлек тудыручылар бар. 1500 сумга те­лә­гән һәр кешене 1,5 сәгать эчендә сап-тактада басып торырга, елгада йөзәргә өйрәтәчәкләр. Шушы бәягә фото-видео хезмәте, инструктор киңәш­ләре дә кергән. Йөзү Казанда Аккош күлендә һәм Зәңгәр күлдә оештырыла.
  3. «Sky Park». Горький исемендәге парк­та урнашкан әле­ге арканлы-канатлы күңел ачу урыны – экстрим яра­тучылар өчен бер дигән җир. Агачтан агачка аркан аша йөреп, тиеннәр ашатып уздырган мондый ял биг­рәк тә балаларга ошая­чак. Бәяләр 200 сумнан башлап 500 сумга кадәр.
  4.  «Minger Tower». Саба районындагы Миңгәр авылында урнашкан бу комплекс матур табигате, күлләре, хәләл ризыгы, мунчасы белән җәлеп итә. Монда ял итеп кенә калмыйча, сәламәтлекне дә ныгытырга мөмкин. Бәясен нинди номер, күпме кеше белән ял итүгә карап билгелиләр.
  5. «Камский трофей». Өч йолдызлы кунакханә тибындагы ял урыны. Үзенең мунча комплексы, шифалы тозлы бүлмәсе бар. Балык тоту, серфинг кебек хезмәтләр каралган. Идел һәм Камага матур манзара ачыла. Мисал өчен, өч кешелек гаиләгә (13 яшькә кадәрге бала белән) биредә бер төн куну якынча 10 мең­гә төшәчәк (иртәнге ашны исәпкә алып). Өстәмә хезмәтләр өчен аерым түлисе.
  6.  «Kazan active travel». Палатка, учак, гитара, табигать… «Kazan active travel» сезгә велотур, тауга менү (альпинизм) буенча мастер-класс, велосипедлы поход, елгадан көймә белән төшү кебек экстремаль, әмма куркынычсыз ял программаларын тәкъдим итә. Турларның бәяләре һәм көннәрен социаль челтәрләрдән белешә аласыз.

Татарстанда сез әле күрмәгән 10 урын

  1.  Сокуры авылына барганда юл буенда калган фацелия кыры былтырдан бирле күп­ләрнең яраткан урынына әйләнде. Казаннан якынча 25 чакрым ерак­лыкта урнашкан бу плантация Франция­дәге лаванда кырларын да алыштыра ала. Биредә ясалган фотосурәтләр бик матур чыга. Исегездә тотыгыз: фацелия июнь азагында чәчәк ата.
  2.  Тәтеш шарлавыгы. Монастырское авылында урнашкан ул. Бу урынны табу өчен, авылга кадәр барып җитеп, текә сукмак буйлап Идел ярына төшәргә һәм бераз су буйлап үтәргә кирәк булыр.
  3.  Кайбыч имәнлекләре. Зур мәйданны биләгән урман. Бу яктагы имәннәрне император Петр I суднолар төзү өчен махсус файдаланган, дип тә сөйлиләр. Объект сак астында, монда күңел ачып утыру тыела. Тик имән урманы һавасын суларга берәү дә киртә куймый.
  4.  Лобач тавы. Идел һәм Кама елгалары кушылуны шу­шы таудан карап тору – үзе бер рәхәтлек. Әлеге тау Кама Тамагында урнашкан. Җирлектә Гражданнар сугы­шы вакытыннан калган мәгарә һәм окоплар да бар әле.
  5. Кара күл. Балтач районындагы урман белән камап алынган гүзәл урын. Моннан балык тотарга яратучылар өзелми.
  6. Биләрдәге Изге чишмә. Янәшәдә генә Хуҗалар тавы. Тәнгә сихәт, җанга рәхәт эзләүчеләр шушында килә.
  7.  Археологик агач музее. Ул Зөя ут­рау-шә­һәрчегендә ачылды. Музей – Россиядә беренче. 900 квадрат метр мәйданда XVI – XVIII гасырлар урталарында агач шәһәр корылмалары күзаллана.
  8.  Азнакай районындагы Чатыр тау. Бу тау турында әкият һәм риваятьләр дә бар. Монда булып кайткан кешеләр, тауга менгәч, энергия дулкынын сизүләре хакында әйтә. Тау итәгендә байбакларны очратырга мөмкин.
  9.  Сарман бакыр руднигы. Казаннан 290 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу мәгарәләрне тикшерергә килгән чит ил белгечләре дә әлеге урынны күреп  гаҗәпкә калган.
  10.  Печищидагы геологик киселеш. Казан Кремлен һәм Зөя соборларын төзү өчен известьташны моннан алганнар. Тау итәкләрендә XIX-XX гасыр­ларга караган, хәрабә хәлендә саклауга алынган таш эшкәртү мичләре бар.

Чулпан Гарифуллина


3 фикер

  1. Ник Арча районы, Яна Кырлай авылы турында язмыйсыз. Искиткеч матур жирлэр. Карарлык, йорерлек мэйданнары бер дигэн. Искиткеч табигать анда.

    1. Лаешта набережный искиткеч матур, шунда ук «Зөләйха күзләрен ача» дигән кино төшергән урыннар бик матур. Атабайда Кама белән Волга кушылган урыннар, диңгез кебек бик матур.Атна саен ял көннәре бер маршрут ясап карап кайтабыз, үзебездә дә бик күп матур урыннар.

  2. Арас районында Кыз тавыш һәм Каравыл тавыш бар. Ханнар заманыннан калган курганнар. Бер дә алар турында язмыйлар

Җавап Отменить ответ