«Рәхмәтле язучы»: иҗатташлары Шаһинур Мостафинны искә алдылар

Бүген 72 яшендә шагыйрь, прозаик, публицист, журналист Шаһинур Мостафин каты авырудан соң вафат булды.

Рәхмәтле кеше, сабый күңелле, нурлы йөзле… Иҗатташлары Шаһинур абыйны әнә шулай искә алды. Чыннан да, аның нурлы йөзе әллә кайлардан балкып торды. Сәлам биреп киткәнгә дә ихластан рәхмәтен әйтә иде ул. Аның бу гадәте үзенә кушамат кебегрәк тә йогып калды. Рәхмәт абый килгән дип каршылаганда, ул тагын да ныграк балкый иде. Нинди авыр чир белән интеккәнен, бу рәхмәт артында никадәр ихтыяр көче торганын без бик соң аңладык.

Алар нәселләре белән нурлы кешеләр, ди Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев:
— Чаллы хастаханәсендә аның сеңлесе Саҗидә эшли. Бөтен кеше баш табибтан бигрәк, Саҗидәне белә. Шулкадәр ягымлы, ачык йөзле, ярдәмчел ул. Шаһинур да шулай… Күз алдында гел нурлы йөзе тора. Күп балалы гаиләдә үскәнгә, ярдәмчел, нурлы, рәхмәтле булгандыр ул. Унбер бала иде алар. Әнисен мин Мамадыштагы күп балалы анага куйган һәйкәл образы белән тиңләштерәм. Һәйкәл исә Шаһинур олылаган, сигез баласын яуда югалткан анага куелган… Авырып йөргәнен дә кешегә сиздермәде. Ә бит хәлләрең ничек дип сорасаң, бик күпләр зар-моңнарын түгә. Шаһинур исә нинди авыр хәлдә дә зарланмады. Гомерен татар халкының бөеклеген күрсәтүгә багышлады. Беренче урында – кеше булды. Бик матур җырлый иде. Бергә “Әгәр белгән булсам…” дигән җырны башкарырга ярата идек. Без бик якын идек аның белән. Урыны оҗмахта булсын…Ул минем остазым иде.

Шагыйрь, Габдулла тукай премиясе лауреаты Газинур Морат:
— Мин аны мәктәп яшеннән беләм. Чөнки ул Кукмараның “Хезмәт даны” газетасында эшләде. Минем иң беренче язмаларга хәер-фатиха бирде. Кайда гына чыгыш ясасам да, аны остазым дип әйтә идем. Ул аңа бик сөенә иде. Чыннан да, остазым ул минем. Бала чакта канат куючы беркайчан да онытылмый. Шаһинур абый канат куючым булды. Мин бик рәхмәтле аңа.

Шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров аңарда бик күпләргә җитеп бетмәгән сыйфат бар дип саный:
— Язучыда иң беренче чиратта кешелеклелек таланты булырга тиеш. Язу куәсе күктән бирелә, анысы аның була, ләкин күп очракта, аерым шәхесләрдә кешелеклелек таланты җитеп бетми. Шаһинур Мостафин бу җәһәттән чын мәгънәсендә үрнәк булырлык зат иде. Адәм баласының табигате шундый: дөньяга киләбез, үсеп җитәбез, ниндидер һөнәр сайлыйбыз һәм күп очракта үзебезнең хокукларыбызны даулыйбыз. Бурычлар икенче планда кала. Шаһинур андый түгел иде. Ул беркайчан да үзен кайгыртмады. Бары тик кешеләр турында уйлады. Аерым алганда, сугышта ятып калган каһарманнарны барлады. Соңгы елларда Шаһинур абый кебек бу юнәлештә җиң сызганып эшләгән кешеләр юк дәрәҗәсендә. Гомерен хәбәрсез югалган батырларны ачыклауга, тиешенчә бәя алмаган каһарманнарны кайгыртты. Җаны-тәне белән соңгы сулышына кадәр шушы бурычны үтәде. Үзенә авыр чакларда да кешеләргә ярдәм итәгә тырышты…
Эзтабар язучы белән Казанның 7 нче хастаханәсендә хушлаштылар. Мәрхүм туган авылында – Мамадыш районы Арташ авылында җирләнәчәк. Искә алуыбыз рухын шат кылсын, урыны оҗмахта булсын.

  • Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа.
  • 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.
  • 1992—1999 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшли.
  • 1999 елның августыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазыйфасын башкара.
  • Иң беренче шигырен каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә.
  • Республика матбугатында 1963 елдан күренә башлый.
  • 1965—2003 еллар арасында иң яхшы шигырь, хикәя, очерк, публицистик язмаларга республика күләмендә оештырылган иҗади бәйгеләрдә ул унике мәртәбә җиңүче исеменә (беренче урын) лаек була. Шаһинур Мостафинның күп санлы очерклары, кыйссалары, публицистик язмалары республика көндәлек матбугатында, элеккеге СССР һәм чит илләрдә нәшер ителә торган дистәләрчә газета-журналларда, «Иркен минем Туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Ана бәхете» (1983), «Җирдәге йолдызлар» (1984), «Җиңү дәвам итә» (1985), «Көзге ачы җилләрдә» (1988), «Халык бәхете өчен көрәшчеләр» (1989), «Мамадыш — яңарышта» (1989), «Җырларыбыз» (1989), «Безнең сәхнә» (1989), «Җырлап ачыла күңел» (1993) һ. б. исемдәге җыентыкларда урын алган.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү