Артистларга битлек килешәме? Ирада Әюпова журналистларның сорауларына җавап бирде

Мин сезнең уңайсыз сорауларыгызга рәхмәтле. Алар эшчәнлегебездәге күреп җиткермәгән өлкәләрне ачыкларга ярдәм итә. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән онлайночрашуда әнә шулай диде. Онлайн тормыш нинди сабак биргән, авыр хәлдә калган иҗат кешеләренә ярдәмгә өметләнәсеме? Театрлар кайчан эшли башлаячак? Болар һәм башка сорауларга министр җавапларын тәкъдим итәбез.

Онлайн тормыш нәтиҗәләре нинди?

– Камал, Кариев, Тинчурин, Әтнә, рус ТЮЗы онлайн-трансляцияләр лидеры булды. Качалов театры сәнгать җитәкчесе Славуцкий аерым проектлар белән чыкты. Онлайн тормыш театр дөньясындагы проблемаларны да ачык күрсәтте. Чөнки интернетта сәхнәдә барган бөтен материалны да күрсәтеп булмады. Авторлык хокукларын бозу куркынычы бар. Якын арада бу мәсьәлә буенча укулар оештырачакбыз. Без театр-күңел ачу оешмаларын дәүләт идарәсе концепциясен төзибез, анда әлеге мәсьәлә дә чагылыш табачак. Ник дигәндә, трансляцияләр республикадан читтә яшәүчеләр өчен әһәмиятле. Онлайн-концертлар яхшы үтте, безнең артистлар шәп күренде, мин бу ресурсның файдалы булуына бик сөенәм. Бу каналга без тиешле әһәмият биреп бетермәгәнбез.

Кадрлар алмашынуы турында

– Тинчурин театрыннан башласак, аның тирәсендәге җәнҗал тамашачының әлеге театрга кызыксынуын арттырды. Аерым режиссерларның эшләре  Тинчуринга яңа тамашачыны алып килде. Алар төрле, кайсы катлаулы, кайсы җиңелрәк. Минемчә, бөтен труппаны эшкә җигү бурычы үтәлде. Артистларның бер өлешен сәхнәгә чыгарып, икенчесен эшсез, көтү режимында утырту – тәртипсезлек. Труппа иҗат итәргә тиеш. Бүген Тинчурин театрында бөтен труппа диярлек иҗади процесста катнаша. Мине иң сөендергәне – шул. Эш булганда, гайбәткә урын калмый.

«Әкият» курчак театрына килсәк, без Татарстандагы ике театрның идарә концепциясен үзгәрттек. Болар – Чаллы драма һәм «Әкият» курчак театрлары. Аларда төп зат директор түгел, ә сәнгать җитәкчесе. «Әкият»тәге тәҗрибәләр миңа ошый. «Әлфия» спектакле уңыш казанды, ләкин мин әле театрның барлык мөмкинлекләре дә файдаланыла дип уйламыйм. Киләчәктә ул балалар театры гына түгел, нәкъ менә курчак театрына әйләнер дип уйлыйм. Монда яхшы үзгәрешләр булыр дип көтәм.

Чаллы драма театрына үзгәрешләр кирәк. Анда быел сәнгать җитәкчесе итеп Олег Кинҗәгулов билгеләнде. Ул – катлаулы шәхес. Чын мәгънәсендә иҗат кешесе. Миңа аның иҗади процессны күзаллавы ошый. Чөнки үзем дә попса театрын түгел, интеллектуаль театрны яратам. Чаллыда сәхнә форматы да үзгәрде, ул башка дәрәҗәдәге театр булып формалашып килә. Чаллы драма театры уңаеннан фикерләр көтәбез. Без аралашуга ачык. Шәхсән үзем театрның гаилә өчен ял итү үзәгенә әверелүен телим.

Юкка чыгу куркынычы бармы?

Сезонның иң актив өлешен – апрель, май, июнь айларын югалттык. Әгәр үзизоляциядән тизрәк чыккан булсак, хәл җиңелрәк булыр иде. Хәзер инде ул озакка сузылды һәм оешмаларга турыдан-туры дотация турында сүз алып барып булмый. Бәлки бу шартларда театрга билет алырга әзер булган тамашачыга ярдәм итәргә кирәктер? Бусы инде минем шәхси уем гына. Дәүләт театрларыннан бигрәк шәхси театрлар авыр хәлдә. Без республиканың Театр әһелләре берлеге белән аларга грантлар бирүне җыйламакчы булабыз. Элек бу грантны дәүләт театрлары ала иде. Хәзер аларга федераль проект һәм программалар ярдәме бар. Бу – 50 миллион сум, моңа өстәп без дә постановка чыгымнарын күтәрергә ярдәм итәргә тырышабыз. Шуңа күрә грант шәхси театрларга ярдәм булыр иде. Әлеге сорауны якын арада хәл итәрбез дип ышанам. Катлаулы хәл тагын да озаккарак сузылса, без театрларның кайберләрен бөтенләй югалтырга мөмкинбез.

Билетларны кире кайтару буенча да күзәтүләр кызыклы. Татарстанда тамашачы карамаган спектакль өчен билет акчасын күбрәк кире кайтаруны таләп итә. Башка төбәкләрдә каралмаган спектакль билетын соңрак булачак тамашага алмаштыра.

Рәссамнар, композиторларга ярдәм булырмы?

– Халык һөнәрчелегенә, композитор, рәссамнарга тиешле ярдәм (госзакупка) көз көне оештырыла иде. Быел ул июнь-июльгә күчереләчәк. Без композиторларның, рәссамнарның әсәрләрен сатып алачакбыз. Ә инде бер сәбәпсез беркемгә дә акча тарата алмыйбыз. Бик теләсәк тә. Башкаручыларда турыдан-туры дотация булмады. Кризис шартларында чыгымнар җитди күзәтү астына алына.

Тамашачыда курку булырмы?

– Сентябрьдә сезон ачылуына бик өметләнәм. Ул вакытта инде тамашачыны «шахмат тәртибе»ндә утырту кирәк булмаячак. Әлегә тамашачыны шул рәвештә утырту – ул тәкъдим генә, аны раслаган документ юк. Музейларны, китапханәләрне ачканда да бәхәсләр булды. Ә бит барыбер җәмәгать транспортында йөрибез, кибеткә барабыз. Алар еш кына музейларга караганда да тулырак була. Мин чикләүләрне бозарга димим, ләкин Президент Рөстәм Миңнеханов акрынлап нормаль тормышка кайту яклы.

Бәлкем тамашачыга битлектән һәм пирчәткә кигән килеш утырырга туры килер. Миңа үземә дә битлек киеп йөрү авыр, кирәк булгач, ияләшергә туры килә. Ни өчен театрларны августтан ачарга омтылабыз? Миңа калса, тамашачы башта күп кеше җыелган урыннарга атлыгып тормас. Шуңа күрә акрынлап ияләштерергә кирәк. Хәзер гыйбадәтханәләр эшли башлады, китапханәләр, музейлар ачык. Болар барысы да үзизоляциядән тыныч чыгарга ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Әле безнең бик матур биналарны ачасыбыз бар. Әйтик, бу җәйдә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты, «Чулпан» үзәге, тимерьюлчылар мәдәният йорты ачылачак. Милли-мәдәни үзәктә (анда Милли китапханә булачак. – Ред.) төзекләндерү эшләре августта төгәлләнә.

Шәхес кадере

– Урамнарга исемнәре бирелгән шәхесләрне дә белүчеләр күп түгел. Әгәр туктатып, кем ул Сәетгалиев дип сорасагыз, мөгаен, өчесе дөрес җавап бирер. Сара Садыйкова кем булган дисәгез, бер унлабы әйтергә мөмкин. Бу мәсьәләне истә тотсагыз иде. Чөнки бу – бик куркыныч күренеш. Миңа кайчакта кайбер мәсьәләләр алдында көчсез булуым аркасында оят та булып китә. Ләкин хәрәкәттә  бәрәкәт бит. Килеп туган вазгыять тә бөтен яклап сабак бирде.

Шәхес кадере дигәннән. Быел композитор Сара Садыйкованың кызы, балерина Әлфия Айдарская 95 яшен тутырды. Аның иң зур хыялы – исән чакта әнисенә һәйкәлне күреп калу. Быел Сара Садыйковага һәйкәл куелачакмы? «ВТ» хәбәрчесе бу сорауны министрга юллады. Безгә якын арада җавап булачак дип ышандырдылар.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү