Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» агентлыгын 30 еллыгы белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 30 еллык юбилее белән котлады.

«Татар-информ»ның 30 яшьлеге республика юбилеена — ТАССРның 100 еллыгына туры килү символик мәгънәгә ия», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов, агентлыкның Татарстан халкының тормышын яктыртып, республика юлының бер өлешен узуын билгеләде.

«Сез Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда булган төрле вакыйгалар турында тиз һәм төгәл сөйләп барасыз һәм ватандашларыбызны берләштереп, укучыларның ышанычын яулыйсыз», — диде республика җитәкчесе.

Йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» коллективына энергия, укучыга тугры булып калуны теләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын оештыру турындагы указга 1990 елның 6 июнендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кул куя.

 


Фикер өстәү