Татарстанда чүп түгүгә тарифны арттырырга мөмкиннәр

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеш Комитеты һәм ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының Чаллыдагы күчмә утырышында Татарстанда чүп түгүгә гамәлдәге тарифны арттырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Татарстанның көнчыгыш зонасында калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы — «ГРИНТ» оешмасы генераль директоры Светлана Ярлыченко тармак проблемаларын атады.

Аерым алганда, эшмәкәр кайвакыт идарәче компанияләрнең йортта яшәүчеләр санын киметеп күрсәтүен һәм моның елына 53 млн сум югалту китерүенә зарланды. Шуңа бәйле рәвештә, ул тарифны халык санына бәйләүдән баш тартырга тәкъдим итте.

Эшмәкәрнең инициативалары парламентарийлар тарафыннан хупланмады. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев тарифларны арттыру алдыннан республика халкы турында уйларга кирәклеген искәртте. «Сез проблеманы ахыргача өйрәнмәгәнсез дип саныйбыз, шуңа күрә тарифлар буенча таләпләрегез дөрес түгел», — диде ул

 


Фикер өстәү