Рөстәм Миңнеханов Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана классик шагыйрьнең тууына 221 ел тулуга һәм Рус теле көнен бәйрәм итүгә багышланган. Рус теле көне Татарстанда 2013 елдан бирле билгеләп үтелә.

«Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская да һәйкәлгә чәчәкләр салды», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Быел коронавирус Соvid -19 пандемиясе аркасында рус теле көненә һәм Пушкинның 221 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары онлайн-режимда үткәрелә.

 


Фикер өстәү