Татарстанда кафе һәм рестораннарның җәйге верандалары эшли башлаячак

11 июньнән Татарстанда кафе һәм рестораннарның җәйге верандалары башлаячак эшли алачак.

Бүген, 6 июньдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан Республикасында яңа коронавируслы инфекция таралуны булдырмау чаралары турында” төбәк Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертте.

11 нче июньнән «җәйге верандаларда ачык һавада һәм стационар җәмәгать туклануы объектлары террасаларында, өстәлләрне бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта урнаштыру шарты белән,  җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү» рөхсәт ителәчәк, дип билгеләп үтелә документта.

Шул ук вакытта җәмәгать туклануы бинасы суүткәргеч һәм канализация челтәрләренә тоташтырылган булырга тиеш, дип ассызыклана карарда.


Фикер өстәү