Мөслимдә «тоннель» операциясе узды

Мөслимдә чираттагы «Тоннель» операциясе узды. Рейд вакытында ДАИ инспекторлары шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә генә игътибар итеп калмады, машина документларының тәртиптә булуларын да тикшерде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Операция барышында балаларын махсус креслодан башка йөрткән 3 кешегә, иминлек каешын эләктермәгән — 4, иминият полисы булмаган 2 шоферга административ беркетмә төзелгән.

Шулай ук «Игътибар, балалар!» операциясе да төгәлләнде. «Аның барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 3 яшүсмергә карточкалар төзелде. Җәяүле кичүендә юл бирмәгән ике шофер җаваплылыкка тартылды», — дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

 


Фикер өстәү