Төнлә Казанда алтылап машина бәрелешкән

Төнлә Казанда ким дигәндә 6 машина катнашында авария булган, шуларның берсе – такси. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Төнлә Казанның Ямашев проспектында берничә машина бәрелешкән.

Шаһитлар төшергән кадрлардан күренгәнчә, автомобильләр домино принцибы буенча бер-берсенә бәрелгән.

Социаль челтәрләрдә әлеге юл һәлакәтенә начар һава шартлары сәбәпче булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Кичә коеп яңгыр яуды.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү