Җәвит абый белмичә әйтмәс!

Хатын-кыз юморны аңлыймы? Хатын-кыз гынамы, тамашачының да кайсы кабул итә, кайсы юк. Аннары бездә юмор юк, дип сүгәләр. Бар бит ул! Сәяси юмор да, көндәлеге дә. Тозсызы да… Шулай дип яздым да уйга калдым әле. Үпкәләмәсләр микән? «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат очрашуыннан соң шундый шик туды.

И, кемнәр генә килмәгән иде анда! Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, атказанганы Данир Сабиров, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла, атказанмаганнар – Әбри Хәбри, Рифат Зарипов дисеңме. Җыелышканнар да әле бер-берсен яклыйлар, әле бер-берсенә пародия ясыйлар. Алай да башта үзизоляция китергән авырлыклар турында сөйләштеләр, аннары концертларны зарыгып көтүләре турында. Хәтта ки, концерт заллары эшли башлаган очракта билет бәясен күтәрмәскә дә вәгъдә бирделәр. Күктән төшкән бәхет, рәхмәт төшкере…

Татарда юмор бар! Бармы, юкмы дигән барлы-юклы сорауны ябык дип белдерәбез. Дөрес, бу сорауга һәрберсе үзенчә җавап бирде, ләкин иң берәгәйлесе Гамил Әсхәдулланыкы булды. Татарда юмор булмаса, «Мунча ташы» кырык ел яши алыр идеме, диде ул сорауга каршы сорау белән. Юк дип әйтеп кара син шуннан соң!

Эчтәлекнең үзгәрүе – анысы инде икенче мәсьәлә. Гамил абый әйтеп тора, совет заманында юмор икенче иде, ди. Анда төп геройлар сантехник, колхоз рәисләре булган. Тормышта колхозы калмагач, рәисен күрсәтеп булмыйдыр шул инде. Шулай булгач, гаилә эчендәге мәзәкләр белән юанырга кала. Шуннан китә инде теща, сөяркә, ял темалары. Ярый әле яшьләр оператив, ди Гамил Әсхәдулла:

– Пенсия реформасы килеп чыкты, шалт, эстрада артисты эләктереп ала аны. «Мунча ташы» әнә шундый күренешләрне көзге призмасы аша күрсәтә. Юмор, гомумән, аяк астында. Күрә белергә генә кирәк.

Җәвит Шакиров гомер булмаганны зарланып алды. Яхшы юмор күрсәтсәң дә  – тәнкыйть, ярый, без күнеккән инде, ди. Яшьләргә киңәшләрен дә бирде:

– «Три в одном» булырга кирәк. Төрле яктан үсәргә. Юмор өлкәсендә генә эшләү урынлы түгел. Артист төрле яктан камил булырга тиеш.

Белдеңме, агайне! Җәвит абый белмичә әйтмәс ул. Әнә бит, совет заманында монолог дигән жанр бар иде, хәзер ул бетте, ди. Язучы әсәрләре шактый иде, хәзер гүпчим язмыйлар, ди. Юмористлар бер Илфак Шиһаповны искә алды юмореска язу җәһәтеннән. Әсхәдулла Ләбиб Леронны әйтте. Монолог язалар, аларны сәхнәдә укып булмый, ди. Миңа Зөлфәт Хәким, Марат Кәбиров өчен «обидно» булып китте. Сәхнәдә эшләп төшкән кешеләр буларак, нүжәли алар да сөйләп булмаслык юмореска яза инде?!

Тел байлыгы да югалып бара, җегетләр. Әбри Хәбри, үпкәләмә, агай, сөйләмеңдә «әтәч»ләр колакны ертты. Ну сүзләрең алтын инде түлке:

– Америкадагы стендап жанры безгә дә килеп җитте. Аны аңламаучылар шулай ук җитәрлек. Аның асылы – кыска-кыска кәмитләрдән җыелган номер. Аркадий Райкин, Хазанов, Петросяннарның башлангыч чорындагы монологларын без әле кабул итә алабыз, хәзерге буын аны да аңламый. Аларда сатира, сарказм, ирония бай. Хәзерге заман тамашачысына фикерләү, уйлау, ишеткән әйберне эшкәртеп, нәтиҗә чыгару кирәк түгел. Аңа җиңел әйбер кирәк. Әйтте, «хаха», бетте. Тамашачы уйларга яратмый.

Уйларга яратмый дип көлдерергә генә микән инде? Алай ук түгел инде, ди егетләр. Көлке янәшәсендә уйлана торганын да куябыз, диләр. Шул ук вакытта тыелган темалар да бар икән.

Данир Сабиров әйтүенчә, тыелган темалар арасында дин һәм милләт бар. Мулладан да көләргә ярамый, чөнки…

– Бөтен нәрсәне мәзәккә әйләндерергә ярамый. Булдыра аласың икән, көл. Юк икән, каш ясыйм дип күз чыгарырга мөмкин, – ди Җәвит Шакиров.

Гамил Әсхәдулла исә шәхесләргә кагылырга ярамый дип әйтә:

– Проблема бар икән, күрсәт. Конкрет кешегә кагылма. Дин турында сөйләгәндә дә туарылып китәргә ярамый. Тукай да муллалардан көлгән, диләр. Хәзер бит дин дә икенче. Хәзрәтләр турында сөйләү ярап бетми. Чөнки бездә дин яңа гына аягына баскан сабый хәлендә.

Ничек кенә бар дип әйтергә тырышмасыннар, сәяси юмор җитеп бетми инде түлке. Ярый әле Камал театры артисты Эмиль Талипов Президент булып чыгыш ясап йөри. Ул да булмаса, бу өлкәдә гүпчим дә коры калган булыр идек, агайне.

Ни генә дисәң дә, тел бистәләре (осталары) белән очрашуны карау күңелле булды. Берзаман болар дилбегәне үз кулларына алып, үзләренә сорау биреп, җавабын да әйтә башладылар. Көлке катнаш проблемаларын да, моңсу чакларын да күрсәттеләр. Сәхнәгә ничек әзерләнүләре турында язып тормыйм, үзләреннән сорагыз. Җәвитенә хәтле «мин хәзер инстаграмщик» дип утыра әнә. Шулай булгач, үзеннән сорагыз.

Ә проблема дигәннән, хатын-кыз юмористлар юк икән бездә. «Тиде» әле шул нәрсә. Бер-ике исемне әйттеләр үзе, колакка кергән исемнәр булмады, танымадым. Хатын-кызның «иркенлеге»н тамашачы кабул итеп бетерми ди бездә. Юмор үзгәрсә дә, карашлар үзгәрмәгән икән әле. Шуңа үч итеп, башны дуракка салып яздым җитди теманы…

Әллә тагын, белмим инде, ничек килеп чыккандыр?..

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү