Батасы да килми, калкуы да кыен: «Аграр туризм турында» яңа Закон әзерләнә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында экология һәм авыл туризмын җәелдерү буенча Татарстан Президенты тарафыннан куелган бурычларны үтәүгә багышланган киңәшмә уздырды.

Проект республиканың Питрәч, Саба, Кукмара, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнарын үз эченә ала. Республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләре катнашындагы эшче төркем май аенда алты районда әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмә уздырды.

Мәгълүм булганча, 2020 ел Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан экология һәм авыл туризмы елы дип игълан ителгән иде. Россия Президенты илнең эчке туризмына игътибарны арттыру зарурлыгын хуплады. Авыл туризмын җәелдерү буенча 2035 елга кадәр вакытны эченә алган федераль программа кабул ителде. Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясендә дә авыл туризмы төп юнәлешләрнең берсе буларак тормышка ашырыла.

Киңәшмәдә катнашучылар эчке туризм юнәлешендә хәл итәсе проблемаларны чишү юллары турында фикер алышты.

Сүз дә юк, ил өстенә килгән афәттән аеруча зур зыян күргән юнәлешләрнең берсе  – туризмдыр, мөгаен. Чит илләргә генә түгел, ил эчендәге тарихи урыннар, музей-тыюлыклар, бай эчтәлекле, кызыклы сәяхәтләр дә әлегә чикләүләр астында. Киләчәген шушы юнәлеш белән бәйләгән оешмалар, шәхси эшмәкәрләр миллионнарча сум кеременнән колак кага.

– Короновирус аркасында туризм юнәлеше аеруча зур югалтуга дучар. Июнь аена кадәр барлык офислар, туристларга хезмәт күрсәтү оешмалары планлаштырылган керемен бөтенләй  алмады. Дөрес, дәүләт ярдәменнән ташламады. Әмма яңадан тулы көчкә эшләп китәр өчен нык тырышырга туры киләчәк, – ди Татарстан туристлык агентлыгы президенты Рамил Мифтахов.

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы җитәкчесе Рамил Җиһаншин әйтүенчә, узган ел алар 530 мең туристны кабул иткән булсалар, быел алар саны 70 процентка кимергә мөмкин. Өстәвенә нәкъ менә туристларга хезмәт күрсәтү максатында төзелгән дистәләрчә оешма, шул исәптән 5 кунакханә, кафе-рестораннар, башка төр хезмәт күрсәтү предприятиеләре озак вакытка үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булган.

Короновирус республиканың дистәдән артык төбәгендә тернәкләнеп килүче авыл туризмы оешмаларының да тез астына нык сукты. Киңәшмәдә чыгыш ясаган фермер Әхмәт Котдусовның да быелга өметләре акланмаган. Гәрчә Ямаширмә авылының «Татар страусы» фермасында 8 меңнән артык турист булып китсә дә.  Ел саен арта барган туристлар саны быел меңнәрчә кешегә кимегән. Республикада авыл туризмы белән шөгыльләнүче алтмышлап оешманың, шул исәптән Лаеш районы фермеры Сергей Речкинның «Хуторок», Алабуга районы «Мирас» агротуристлык комплексы, Тукай, Әлмәт, Түбән Кама һәм кайбер башка районнардагы аграр туризм оешмаларының хәле дә әлегә  мактанырлык түгел.

Хәер, аларның берсе дә тормышыннан зарланып, кул кушырып утырмый. Һәркайсы киләчәктә тормыш җайланасына, короновирустан зыян күргән туризм хәрәкәтенә дәүләт ярдәме артачагына ышанып яши. Әмма бер җимерелгәнне янә аякка бастыру да җиңел түгел. Җитәрлек күләмдә ярдәм булмаса, кайберләре үз эшчәнлеген туктатырга да мөмкин.

Чит илләрдә, аерым алганда, Япониянең авыл туризмы белән шөгыльләнүче оешмалары, ил эчендә сәяхәт итүчеләргә… тәүлегенә 185 доллар түли башлаган.  Италиядә туристларга юл чыгымының 50 процентын кире кайтаралар. Кайбер башка илләрдә дә кунакханә, музей һәм тарихи урыннарда булган туристларга субсидия бирелә.

Россия авыл яшьләре берлеге җитәкчесе Юлия Оглоблина сүзләренә караганда, элегрәк аграр туризм буенча тиешле канун булмау сәбәпле, туризм белән шөгыльләнүче оешмалар төрле кыенлыкларга дучар ителгән. «Хәзерге вакытта РФ Дәүләт Думасында «Аграр туризм турында» яңа Закон проекты әзерләнә. Канун кабул ителгән очракта, авыл туризмы белән шөгыльләнүче оешмаларга төрле проблемаларны дәүләт югарылыгында хәл итәргә бермә-бер җиңелрәк булачак», – ди Юлия Оглоблина.

Сүз уңаеннан, авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә яңа этәргеч бирү максатында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Авыл җирлегендә аграр туризмны җәелдерү стратегиясе» буенча махсус документ әзерләнә.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү