«Ничек яратмыйсың инде бу Ватанны, дусларым?!»

Россия ай-ти ассоциацияләр җитәкчеләре Наталья Касперская һәм Валентин Макаров соңгы көннәрдә генә премьер Мишустинга, 2020 – 2021 елларда илне иң көчле 10 – 15 мең ай-ти белгеч ташлап китәргә мөмкин дип мөрәҗәгать иткәннәр. Менә бу изоляция  көннәрендә илдәге программачы белгечләр берникадәр өстенлекләргә ия булды бит инде: хезмәт хаклары илдәге уртача хезмәт хакыннан югарырак, өйдә утырып эшләү алар өчен әллә ни кыенлык тудырмый; димәк, күпләр мәҗбүри ялда булганда да, болар тир түгеп эшләп, кулга ярыйсы гына акча алып яшәделәр.

Дөрес, кайбер компанияләр бөлделәр, әмма эшсез калган программачыга яңа эшкә урнашу әллә ни кыенлык тудырмады. Сүз югары квалификациягә ия булган белгечләр турында бара. Болар интернетта резюме урнаштыруга, һедхантерлар аларга шалтыратып яңа эш тәкъдим итәләр иде. Кайвакыт шулай да булып куя: эшен югалткан белгеч, акчалырак эшкә урнаша. Тик бу тармакта да кризис билгеләре сизелә башлаган. Ай-ти компанияләрнең 15 проценты ун белгечнең берсен эштән азат итәргә җыена, ди. Тагын 42 процент компания берникадәр кыскартулар булачагын әйткән. Заказ бирүчеләр яртысы диярлек эшләнгән продуктка түләүдән баш тарта башлаган, 10 – 20 процент заказчы контрактларны өзә икән. Вазгыять менә шундый. Югары квалификацияле белгечләр эштән кыскартылса, нишлиләр?  Үзләренә эшне халыкара базарда эзли башлыйлар һәм табалар да. Болар өчен тел проблемасы юк, чөнки инглиз телен һәркайсы яхшы белә. Шуңа күрә программачылар берникадәр космополитлар алар: кендекләре белән туган җиргә бәйләнмәгәннәр. Боларда патриотизм хисе бик үзенчәлекле: кайда яхшырак түлиләр һәм кайда тормыш сыйфаты яхшы, безгә ил шунда, дигән принцип беләнрәк яшиләр. Менә шул уңайдан чаң сугалар да инде югарыда телгә алынган әфәнделәр һәм ханымнар. Ай-ти тармакны да пандемиядән зыян күрүчеләр исемлегенә кертүне, салым ташламалары, субсидияләр һәм дәүләт заказлары сорыйлар. Югыйсә ил әйдәп баручы белгечләрдән колак кагачак, диләр.

Дөресен генә әйткәндә, программачы өчен чит ил компаниясенә эшкә урнашканда, Ватанны алыштыруның бик әллә ни кирәге дә юк. Башка илләрнең ай-ти бизнесы үз офисларын Россия шәһәрләрендә бик теләп ача, һәм безнең егетләрне һәм кызларны үз мәнфәгатьләренә эшләтә. Россия софтын эшләү үзеннән-үзе артка кала. Менә Илон Маск галәмгә кеше утыртып чыга торган кораблар төзи башлады бит әле. Аның компаниясендә россияле белгечләр эшли дип күпме генә күкрәк каксак та, алар Америка файдасына эшлиләр. Ракета төзү, катлаулы кодлар язу, зур интеллект сораучы продуктлар җитештерү – стратегик өлкәләр алар. Бу өлкәләрдә артта калдыңмы, икътисади яктан да, хәрби куәт ягыннан да шунда ук тез чүгәргә туры килә. Дөньяда исә вазгыять бик катлаулы. Державалар бер-берсен бугазларга гына торалар. Әле моннан унбиш еллар элек андый кискен каршылык сизелми һәм Россия галимнәренең Америка фәнен һәм технологияләрен үстерүләренә без бик әллә ни борчылмый идек. Хәтта безнең егетләрнең һәм кызларның югары орбиталарда әйләнүләренә сөенә дә идек әле.

Мине килеп туган хәлнең менә шул ягы кызыксындыра да инде: ватанпәрвәрлек белән тамак туклыгы арасындагы нисбәт турында уйланам. Күптән түгел генә Владимир Путин «Мәгариф турында»гы Законга патриотик тәрбияне көчәйтү хакында үзгәрешләр тәкъдим итте. Халыкара хәлнең кискенләшүе уңаеннан килеп туган мәҗбүрилек дип аңлыйк инде моны. Патриотизм тәрбиләү буенча эш программалары, календарь планнар төзү карала икән. Укытучыга кәгазь эше артачак, дигән сүз инде бу. Ләкин күпме генә ватанпәрвәрлек турында сөйләмәсеннәр, үсеп буй җиткәч, үз Ватаныңда мөмкинлекләреңне файдалану өчен мәйдан таба алмасаң, теге ялтыравык сүзләр тишек иләктән коелган кебек коелып бетәчәк барысы да. Калашников автоматын бик тиз җыярга өйрәнү дә, каһарманнарның биографияләрен ятлау да, рефератлар һәм конспектлар язу да булышмаячак. Мөмкинлекләр зуррак булган саен, илдә аларны файдалану мәйданы таррак икән, яшьләр мәсьәләне аккан су ысулы белән хәл итәчәк барыбер. Аккан суны күпме генә тауга таба ерма, ул үзенә уңайлы юл салачак – котылгысыз рәвештә түбәнгә агачак.

Күптән түгел генә миңа социаль челтәрдә Канадада яшәүче элекке россияленең яңа Ватанын ни өчен яратуы турында язмасын укырга туры килде. Эшсез калган гражданнарга ул илдә 4 ай буе 2 мең Канада доллары түлиләр икән. Ярыйсы гына сумма бу. Тик эш акчаның күләмендә дә түгел, аны алуның гадилегендә. Телефоннан шалтыратып, үзеңнең социаль иминиятләштерү номерыңны әйтү җитә ди. Кеше түгел, робот белән сөйләшәсең. Ике минутлык әңгәмә ахырында робот сиңа 3 көн эчендә банк хисабыңда 2 мең доллар пәйда булачагын хәбәр итә. Бернинди белешмә сорамый, беркая чабасы юк. Безнең акча белән йөз мең сумнан артык пособие ике көннән керде, дип хәбәр итә элекке россияле. Һәм: «Ничек яратмыйсың инде бу Ватанны, дусларым?! Ничек хөрмәт итмисең бу Хөкүмәтне!» – дип горурланып язып куя. Менә бит патриотизм тәрбияләү ничек гади башкарыла!

Минем хатын әле бүген генә, пенсиягә чыгу сәбәпле, юл акчасы рәсмиләштерү максатыннан Арчада йөреп кайтты. 500 сумга тулмый торган акча өчен байтак документлар җыеп китте. Алты-җиде ай соңга калып мөрәҗәгать итсә дә, әле аңа пособие буламы-юкмы икәнен әйтә алмаганнар. Булса, июльдән алырсың, дип тупас кына борып кайтарганнар. Аерма бик зур бит ике ил арасында. Менә шундый аермалар тәрбияли дә инде Ватанга мәхәббәтне. Безгә менә шулардан башларга иде эшне.

                                                                     Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү