Җәй азагында Казанның Идел буе районында, Авангард урамында яңа сквер пәйда булачак. Төзекләндерү яз көне башланды, бүгенге көнгә эшләр 20 — 25% ка тәмамланган, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Булачак сквер урынында элек зур чүп мәйданчыгы һәм парковка булган. Төзекләндерүдән соң монда берничә балалар һәм спорт мәйданчыгы, велосипедчылар өчен памп-трек һәм җәяүлеләр өчен йөрү зонасы булдырылачак.
Җәмәгать киңлеге мәйданы 8 137 кв. метр тәшкил итәчәк. Проект Казан мэриясе каршындагы иҗади төркем тарафыннан эшләнгән, аннары җәмәгатьчелек фикер алышуы узган, җирле халык үз фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашкан.
«Безнең уйларыбыз шунда иде: бу сквер җирле халык өчен квартал эчендәге, алар өчен уңайлы ял урыны булсын. Бу микрорайондагы ишегаллары бик кечкенә, төзелеш иске. Шуңа күрә без монда барлык күршеләрнең очрашулары өчен бер зур сквер булачак, дип хәл иттек», — дип сөйләде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat