«Ничәнче гасырда яшибез без?»: 200 кешеле авылда иске мәдәният йортын утын ягып җылытырга мәҗбүрләр

Әтнә районы Ары авылы мәдәният йортының җимерек хәле турында язылган хатта әнә шундый сорау бар иде. Сорарлык та шул: интернет, алгарыш заманында ике йөздән артык халкы булган авылда мәдәният йортын утын ягып җылыталар. Йортлардан читтә, ферма белән янәшә урнаш­канлыктан, шушы авылның мәдәният йорты дип әйтү дә килешеп бетми үзенә. Нишләп үгисетелгән соң монда мәдәният? Бәлки, халыкның активлыгы җитеп бетмидер? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

«Безнең мәдәният йортыбыз бик иске, авылдан читтә урнашкан. Аны шунда салдырткан элекке хуҗаларны Ары халкы гомере буе сүгә. Мәдәният йортының тузганлыгын район хакимияте дә белә, үзләренең үк яңа клуб кирәк сезгә дип әйт­кәннәре бар. Әйтүен әйтәләр, әмма ниш­ләптер берәү дә тотынмый бу эшкә. Авыл клублары өчен дәүләт программасына да керә алмадык бугай, гәрчә документлар җыйдыртканнар иде. Әле шул иске клубка ремонт ясамакчы булалар, безгә яңасы, авыл уртасында балкып торганы кирәк. Искегә тисәң, исең китә, дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Һич югы илле кешелек булсын иде ул. Бездән артистларның өзелгәне юк, алар утын белән ташкүмер якканны белгәч, ничәнче гасыр­да яшисез сез, диләр. Чыннан да, ничәнче гасырда яшибез без? Бу заманда мәдәниятнең шул хәлдә калуы кызганыч хәл түгелме? Ә бит районда гына түгел, Татарстанга танылды авылыбыз. Ләкин…»

Җан авазы белән язылган бу хатны алгач, без Әтнә районына юл тоттык. Мәдәният йортының кайда урнашканлыгын халыктан сорашмасаң, табу читен икән. Ул агач йортны клуб дип атарга да тел бармый. Юкса Татарстанда агач клублар урынына совет заманында ук типовой таш биналар төзеп куйдылар, алары да бетеп бара инде. Күрәсең, Казаннан ерак булмаган Әтнәдә берсе качып кала алган. Ярый, анысына да күз ияләшсен ди, әмма янында тау кадәрле өелеп торган утынны күргәч, әллә ничек булып китте. Ахырдан беленде: газ гына түгел, су да кермәгән икән әле монда. Асфальт юл турында әйтеп торасы да юк.

Авылда хәбәр тиз йөри: озак та үтми безнең янга мәдәният йорты мөдире Раи­лә Кадыймова (рәсемдә) белән ире Фидаил килеп җитте. Бераздан китапханәче Диләрә Галләмова китапханә ишекләрен ачып куйды. Сүз уңаеннан, авылда гына түгел, Татарстанда да беләләр бугай бу гаиләне. Фидаил – һәвәскәр фотограф та бит әле. Аның фотолары аша Ары авылы, мәдәният йорты эшчәнлеге турында бик күпләр хәбәрдар.

«ВТ» газетасы да бу авыл турында беренче тапкыр гына язмый. 2014 елда Сочида Кышкы Олимпия уеннары узган елны биредә Олимпия утын кабыздылар. Әлеге утны кабул иткән бердәнбер авыл иде ул. Мәдәният йортында нинди генә бәйрәмнәр узмый. Сабан туе икән, аның бирнә йоласы җиренә җиткереп үткәрелә. Сабан туеның гадәтие дә, кичкесе дә була, балалар өчен аерым Сабан туе үткәрәләр. Көз көне халык Бәрәңге бәйрәменә җыйнала. Яңа ел каршылауның да биредә үз җае бар.

Раилә Кадыймова шуларны сөйли-сөйли мәдәният йорты ишеген ачты һәм без эчкә үттек. Гримерка дип әйсәң, хәтере калыр, кыскасы, шул бүлмәгә үттек. Аның дивары төрле җырчыларның афишалары белән чуарланган. Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Ринат Рәхмәтуллин, Алинә Сафиуллина – кемнәр генә юк. Артистлар бездә еш була, ди клуб мөдире:

– Артистлар яраталар безне. Бәйрәмнәргә дә чакырабыз, сольный концертлары белән дә киләләр. Рәхмәт әйтерлек тә бит. Алардан соң ниндидер үзгәреш­ләр булгалый.

Үзгәреш дигәнең Илсөя Бәдретдинова концертыннан соң булган икән. Сәхнә идәне черек булгач, концерт вакытында артистның туфли үкчәсе идән ярыгына төшеп китеп, чак егылмый калган. Шуннан соң сәхнә ремонт күргән, берочтан идән такталарын алмаштырганнар. Түшәм, диварлар шул килеш калган, урыны белән су үткән җирләре бар. Фойеда – Раилә Кадыймовага бирелгән төрледән-төрле мактау кәгазьләре, грамоталар. «Шушындый җирдә ничек эшләп була?» – дип сорамый булдыра алмадык.

– Кайчак яңа клубларда, үзәкләрдә мәдәни чараларда катнашабыз да, кайткач, монда киләсе килми кебек. Бераз вакыт узгач, тынычланабыз да, без дә бит алардан ким эшләмибез, артыграктыр да әле, дип шөкрана кылабыз. Бәйрәм үткәрәбез, дисәң, ярдәм итүче инвесторларыбыз бар, халык актив. Спектакль дә куябыз, әле менә велосипед ярышы үткәрергә дип йөрибез. Битлек, пирчәткәсе булгач, саф һавада йөрүгә тыю юк бит ул.

Китапханәгә узабыз. Китаплар яңарып тора, ди китапханәче. Газета-журналлар да шактый.

– Сораган кешенең өенә илтеп бирәбез. Авылда нигездә өлкәннәр, аларга монда килү читен. Матбугатка язылу кыйммәт бит. Шуңа күрә күп җирдә халык газета-журналны китапханәгә барып укый башлады. Башлангыч сыйныф балаларына да китапларны өйләренә илтәбез. Мәдәният йортыбыз авыл уртасында булса, үзләре килерләр иде дә бит… Нигездә газета укыйлар һәм хатын-кыз язучылар китапларын. Укучыларның күпчелеге хатын-кыз бит, – ди Диләрә Галләмова.

Ары авылына яңа мәдәният йорты төзелерме? Без бу сорауны Әтнә хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәветдиновага бирдек. Ул: «Ары авылы яңа мәдәният йорты төзелеше буенча исемлектә тора. Без аны шушы 2-3 елда булыр дип тә өметләнәбез. Бу очракта конкрет срок әйтеп булмый. Үзегез күреп торасыз: хәзерге вазгыять күп нәрсәне тоткарлый. Шул исәптән төзелешне дә», – дип җавап бирде.

Татарстан Мәдәният министрлыгы белгече Айрат Фәйзрахмановтан алынган җаваптан күренгәнчә, Ары авылы халкына яңа клубны әле бик озак көтәсе. Безнең сорауга җавап хатында болай язылган:

«Ары торак пункты (халкы – 276 кеше) Күлле Киме авыл җирлегенә карый. 1982 елда төзелгән мәдәният йорты 168 урынлы, мәйданы – 304,8 кв м (шул исәптән 36 кв м китапханәне тәшкил итә). Бу – бер катлы агач корылма, газ һәм су кермәгән.

Район мәдәният бүлеге төзегән федераль статистик хисапка караганда, бина канәгатьләнерлек хәлдә түгел, капиталь ремонтка мохтаҗ. Районда барлыгы 34 мәдәният йорты бар, шуның 13е (38,2%) капиталь ремонт таләп итә.

Төзекләндерүгә яки яңасын төзүгә мохтаҗ мәдәни объектлар исемлеге Татарстан муниципаль берәмлекләр башлыклары тәкъдимнәре нигезендә формалаша. Төзелешкә мохтаҗ дип табылса, аның куәте (сыйдырышлылыгы) Татарстан Министрлар Кабинетының 42 нче карары (26.01.2009) нигезендә билгеләнә. Мәсәлән, халкы 500гә җиткән авылларда бинаның сыйдырышлылыгы һәр йөз кешегә 20 урын исәбеннән билгеләнә. Халкы 276га тигез булган җирдә яңа бина залы 55 урынлы булырга тиеш.

Әтнә районы башлыгы тәкъдиме буенча, 2020 елда капиталь ремонт үткәрү исемлегенә (Татарстан Министрлар Кабинетының 3531-р санлы (30.12.2020) карары) Олы Мәңгәр (Большой Менгер) авылы мәдәният йорты кертелгән».

Гөлинә Гыймадова 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Әтнә районы Ары авылы мәдәният йорты ни хәлдә? (ФОТОРЕПОРТАЖ)


Фикер өстәү