Виртуаль хыянәтне ничек кичерергә?

Элегрәк иренең телефонын тикшергән иптәш кызларыма аптырый идем. Бер-береңә шулкадәр дә ышанмагач, ничек бергә яшәргә мөмкин, янәсе. Күптән түгел үзем дә шундый ук хәлдә калдым. Өй җыештырганда иремнең телефоны өйдә калганны күрдем дә кызык өчен үзем дә тикшереп карарга булдым. Кулыма ник алганыма үкендем! Алтынга санап йөргән ирем берюлы әллә ничә яшь кыз белән язышып ята икән! Тавыш чыгардым, билгеле. Шушы көннән бирле ашавым ашау, йокым йокы түгел. Иремне күралмыйм. Чыгып кына китәр идем, ике балама карыйм да туктап калам. Алга таба ничек яшәргә?

Сиринә Мөхәммәтҗанова. Арча

 

 Сорауга психолог Наилә БӘШИРОВА җавап бирә:

 – Тормыш иптәшеңнең телефонын актару  бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган закон бозу кебек. Шайтан кебек котыртып тора ул. Шуңа күрә бу эшкә бөтенләй якын килмәвең хәерле. Психологиядә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең социаль, эмоциональ, сексуаль төрләрен аералар һәм аның соңгысы гына хыянәт санала. Ник дигәндә, ул аңлы рәвештә, белеп кылына. Сез телгә алган виртуаль хыянәт чын хыянәткә тиң була алмый. Ул эмоциональ мөнәсәбәтләр рәтенә керә. Хис-тойгылар белән идарә итеп булмый. Алар – вакытлы күренеш, ничек пәйда булсалар, шулай ук юкка да чыгарга мөмкиннәр.

Хыянәтнең теләсә кайсы төре рухи яктан бик авыр, килешәм. Тормыш иптәшенең хыянәте белән күзгә-күз очрашкан кешегә иң элек елап, берәр якын кешегезгә барысын да сөйләп бушанырга кирәк. Барысын да эчкә җыйган кеше авырый башлый. Гадәттә, ачу саклаучының  бавыры борчый, эчтә әйтелмәгән сүзләрен саклап йөргән кешедә ютәл пәйда була. Моннан тыш гормоннар, йөрәк эшчәнлегендә дә тайпылышлар күзәтелергә мөмкин.

Алга таба ни эшләргә? Мөнәсәбәтләрне саклап калыргамы? Әллә инде барысын да төптән өзеп, яңабаштан башларгамы? Мин нәрсә телим? Хис-тойгылардан арынып, бушангач, аек акыл белән әнә шушы сорауларга җавап табарга кирәк. Үзеңә нәрсә кирәген төгәл ачыклагач кына ирегез белән утырып сөйләшегез. Булдыра алсагыз, анда да эмоцияләрсез, конструктив рәвештә сөйләшергә тырышыгыз. Ни өчен бу адымга барган ул? Сезгә карата мөнәсәбәте ни сәбәпле үзгәргән? Бу сорау­га икәүләшеп җавап табып, үзара аңлашкан очракта гаиләне саклап калып була әле. Ул гына да түгел, үз тәҗри­бәмнән чыгып шуны әйтә алам: хыянәт, шул ук виртуаль хыянәт кайчак гаиләләрне, киресенчә, ныгыта гына.

Мөнәсәбәтләр – ир белән хатынның уртак тырышлык нәтиҗәсе. Хатын-кыз еш кына үзенең хатын-кыз икәнен онытып җибәрә. Йә бик уңган хуҗабикә, йә бик кайгыртучан әни, йә яхшы хезмәткәр ролен сайлый ул. Барысын бергә алып баручылар сирәк. Тормыш иптәшенең хыя­нәте белән күзгә-күз очрашкан хатын-кызга «үз-үзеңә игътибарны арттыр, тышкы кыяфәтеңне үзгәрт, фитнеска йөр, үз өстеңдә эшлә» ише киңәшләрне еш ишетергә туры килә. Бу – хак сүзләр. Алда әйтелгәннәргә өстәп, хатын-кыз иренә карата да ягымлырак булырга, күбрәк елмаерга, көләргә, энергия бөркеп торырга тиеш, дияр идем. Ир-атка һәрчак интрига, адреналин кирәк. Еш кына әнә шушы сыйфатларны эзләп читкә тартыла да инде алар. Әмма хатын-кыз кабат очрашып йөргәндәге күзләре янып торган кызчыкка әйләнсен дисә, ир-ат үзе дә тырышырга тиеш. Юкса, алар хатын-кызга игътибарны очрашып йөргән вакытта гына күрсәтәсе дип белә. Гаилә корып яши башлагач, гади генә чәчәк бирү, игътибар күрсәтүгә дә еш кына урын калмый.

Ире яки хатынының телефон­нан, социаль челтәрләр аша башкалар белән аралашуын белеп алган кеше түбәндәге хаталардан саклансын иде:

1. Тормыш иптәшеңә үч итеп, читтә яңа мөнәсәбәтләр булдыру. Үзенә хыянәт итүләрен белгән кешенең башына иң беренче чиратта килә торган уй бу. Элегрәк мондый уй төшегезгә дә кермәгән булса, димәк, сез бу фикергә ничарадан бичара гына килгәнсез. Ачу басылып, бераз тынычлангач, кызган баштан эшләп ташлаган бу хатагыз өчен үкенергә туры килмәгәе.

2. Көндәшеңә смс җибәрү. Аңа теләсә нәрсә язып, оялтырга маташу, иремне яки хатынымны кайтар дип ялвару – ахмаклык. Гаепне көндәшегездән түгел, тормыш иптәшегездән эзләргә кирәк. Хыянәт орлыгын күңеленә салган кеше, монысы булмаса, икенчесенә барып сыеначак.

3. Түбәнсенү. Тормыш иптәшегезгә нәрсәләрдер вәгъдә итеп, читтәге мөнәсәбәтләрен ташлавын үтенү дә – зур хата. Болай эшләп сез үз дәрәҗәгезне генә төшерәсез. Гаиләне саклап калу өчен барысына да әзер булуыгызны күрсәтсәгез, хәләлегезнең муеныгызга менеп утырганын сизмичә дә калырсыз.

4. Янау. Әлеге ысул ярдәмендә дә кешене яныңда тоту мөмкин түгел. Киресенчә, гайрәтне чигерә торган гамәл бу.

5.  Башка кеше тапсам, башка гаилә корсам, яхшырак булачак дип уйлаучылар ялгыша. Бу – иллюзия. Икенче никах гадәттә беренчесенә караганда да катлаулырак була. Үз өстеңдә эшләп, хаталарыңны төзәтеп, үзгәрмәсәң, ир яки хатын алыштырудан гына берни дә үзгәрмәячәк. Бергә гомер итә башлагач, һәркем шундый ук гади ир яки хатынга әйләнә дә куя.

6. Җәнҗал кубару. Тавыш беткәнче кычкырып, кулга эләккән һәр әйбер белән кизәнеп тавыш чыгаруыгыз белән дә бернигә ирешә алмаячаксыз. Истерикага бирелгән кешене кем ярата икән? Тормыш иптәшегезнең виртуаль хыянәт юлына басуына да бәлки нәкъ менә шушы гадәтегез сәбәпче булгандыр?

 

Фото: https://pixabay.com/

 


Фикер өстәү