Хөкүмәт чит илләргә чыгарга рөхсәт биргән, тик 4 сәбәп буенча гына

Россия Хөкүмәте дүрт сәбәп буенча – авыру туган-тумачаларыбызны карау, эшләү, уку һәм дәвалану өчен илдән чыгарга рөхсәт бирде. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча координация советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Мишустин шулай ук чит ил кешеләренең дә, дәвалану һәм туган-тумачаларын карау-тәрбияләү өчен, Россиягә керү хокукына ия булуын хәбәр иткән.

Хөкүмәт башлыгы коронавирус таралуны кисәтү өчен инде март аенда ук Россия Федерациясенә чит илләр гражданнарын кертүне, шулай ук Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеген чит илләргә чыгаруны вакытлыча чикләү турында карар кабул ителүен искә төшергән. “Әмма без тормышта төрле хәлләр килеп чыгу ихтималын аңлыйбыз. Кайберәүләргә, әйтик, чирләп киткән туганнарына ярдәм итү өчен, хәзерге вакытта безнең илдә булулары бик мөһим. Икенче берәүләргә, киресенчә, төрле сәбәпләр аркасында чит илгә чыгарга кирәк”, – дигән Премьер-министр. Ул шулай ук Хөкүмәткә бу тема буенча күп кенә мөрәҗәгатьләр алынуын, шуңа күрә мондый хәлдә калган кешеләр өчен чикләүләр режимына үзгәрешләр кертергә карар ителүен искәрткән.


Фикер өстәү