Татарстан халкын «Гражданлык имтиханы»нда үзләрен сынап карарга чакыралар

9-12 июнь көннәрендә гражданскийэкзамен.рф сайтында Россия көненә багышланган онлайн-тест тапшырырга мөмкин булачак.

Имтиханда теләге булган һәркем катнаша ала. Әлеге гадәти булмаган «имтихан»да илнең җиңүләренә, казанышларына, замана каһарманнарына багышланган 50 сорау булачак. Уңышлы тапшыручыларга электрон сертификатлар бирәчәкләр.

«Гражданлык имтиханы»тәүге тапкыр 2019 елның 12 декабрендә — Россия Конституциясе көнендә оештырылган иде. Ул вакытта 200 меңнән артык россияле имтихан тапшырды.
Социаль челтәрләрдә имтихан тапшыручыларга #МыРоссия #МыВместе #ЯЛюблюТебяЖизнь хештегларын кулланырга киңәш ителә.


Фикер өстәү