Балаларга 8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән

Татарстан коронавирус инфекциясе таралу чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү максатында федераль бюджеттан 8 миллиард сум акча алган. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Хөкүмәт җитәкчесе Алексей Песошинга шул хакта белдерде.

Министр Премьер-министрга шулай ук быел респуб­ликада яшәүчеләргә социаль ярдәм чаралары максатында 22,6 миллиард сумнан артыграк акча җибәрелергә тиешлеген билгеләп үтте.
Татарстан Россиядә фәкыйрьлекнең иң түбән күрсәткече буенча өченче урынны били. Россия күләмендә бу күрсәткеч уртача 12,3 процент булса, Татарстанда – 6,9 процент. Республика 2018 елдан 2024 елга кадәр фәкыйрь­лекне ике тапкыр киметү буенча пилот проектларны тормышка ашыручы төбәкләр исәбенә керде.


Фикер өстәү