Балаларга прививкалар ясатырга һәм  медицина тикшерүләре үтәргә рөхсәт бирелде

Казанда балаларга прививкалар ясау һәм медицина тикшерүләре үткәрү яңартып җибәрелгән. Моннан тыш халыкны теш, күз табиблары, лор, гинеколог һәм онкологлар кабул итә башлаган. Шулай ук дәвалау максатындагы косметология һәм медицина массажы эшчәнлеге рөхсәт ителгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков әйтүенчә, чикләүләр вакытында хастаханәләрдә ашыгыч медицина ярдәменнән, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә медицина тикшерүләре үткәрүдән кала, башка төр медицина ярдәме күрсәтелмәгән.

Чикләүләрне алуның киләсе этапларында сырхауларны планлы нигездә хастаханәләргә салу, планлы нигездә амбулатория-поликлиника ярдәме күрсәтү, медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрү, шулай ук медицина реабилитациясе, санаторий-курорт эшчәнлеген яңартып җибәрү күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, бүген Татарстанда COVID-19 чиренең яңа 54 очрагы ачыкланды.


Фикер өстәү