Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча өйдә тавыш бирергә ниятләүчеләрдән гаризалар кабул ителә

Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлау участокларына бармыйча гына, өйдә тавыш бирергә карар кылучылардан гаризалар кабул итеп алу дәвам итә.

Тавыш бирү 7 көн дәвамында – 25 июньнән 1 июльгә кадәр сузылачак. Өйдә тавыш бирү өчен гаризаны 5 июньнән 21 июньгә кадәр (14.00 сәгатькәчә) Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (gosuslugi.ru) аша, 16 июньнән 1 июльгә кадәр (17.00 сәгатькәчә) – теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә тапшырырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, инде алдагы елларда да өйдән чыкмыйча гына тавыш бирү мөмкинлеге тудырылганлыгын искә төшереп үтик.  Бу юлы санитария-эпидемиологик хәлләрнең катлаулы булуы сәбәпле, өйдә тавыш бирү барлык иминлек чараларын үтәү нигезендә башкарылачак. Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләрнең һәммәсенә индивидуаль саклану чаралары биреләчәк. Алар сайлау участокларына бармыйча тавыш бирергә карар кылучыларның өйләренә махсус җыелма: герметик капчыкка салынган бюллетень, өйдә тавыш бирү турында гариза бланкы, битлек, пирчәткә, дезинфекцияләү өчен салфетка, каләм күтәреп киләчәк.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр өйдә тавыш бирүчеләр белән аралашмаячак. “Гражданин тавыш бирү өчен тәгаенләнгән җыелманы алачак. Шуннан, фатирына кереп, бюллетень тутырачак һәм сайлау участогына бармыйча гына тавыш бирүе турында гаризага кул куячак. Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, әлеге чарага әзерләнү һәм аны уздыруның кешеләр сәламәтлегенә куркыныч белән янамавы өчен мөмкин булганның барын да эшлибез”, – ди ул.

 

 


Фикер өстәү