Бик тәмле мармелад ясау ЫСУЛЫ

Гөлчәчәк Мансурова мармелад ясау сере белән бүлеште.

Кирәк булыр: ике әфлисун, 1 аш кашыгы бал, 30 г желатин.
Әфлисунның согын сыгабыз. Желатинны 1 стакан җылымса суда эретеп, бал өстибез. Барысын бергә кушып болгатабыз. Әзер катнашманы формаларга агызабыз. Формаларны 20 – 25 минутка суыткычка куябыз. Мармелад әзер.


Фикер өстәү