Татарстан Язучылар берлеге рәисе билгеле булды

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы узды. Утырышта язучыларның XIX Корылтаена кадәр Язучылар берлеге рәисенең һәм Идарәнең вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе каралды.

Устав буенча — Корылтай 2020 елның июнь аенда узарга тиеш иде. Пандемиягә бәйле вәзгыятьне истә тотып, Идарә Берлек рәисенең вәкаләтләрен бер елга озайту турында карар кабул итте.  Бу хакта Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте.

Шулай итеп Данил Салихов тагын бер елга берлек рәисе вазыйфасында калды.

Гөлинә Гыймадова


Татарстан Язучылар берлеге рәисе билгеле булды” язмасына фикерләр

  1. Бик дорес фикер ул бик кочле хэмдэ бик гадел шэхес зур хормэткэ ия намус белэн хезиэт итэ мин аны бик хориэт итэм

Фикер өстәү